+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 ноябрь 2019, 18:19

Республикада Яңа елга әзерлек эшләре башланды

Агымдагы елның 10 декабренә кадәр Башкортстанның барлык муниципалитетларында Яңа ел чыршылары куела.

Бу хакта Башкортстан хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә республика хөкүмәте премьер-министры урынбасары – торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев хәбәр итте.
Башкортстан хөкүмәтендә билгеләүләренчә, республикада 1634 – «тере», 139 – ясалма һәм 9 пиксель чыршы куела. Соңгылары – шушы елның яңалыгы. Иң биек – 32 метрлык пиксель чыршыны Уфада «Торатау» конгресс-холы янында күрергә мөмкин. Шундый урман купшыкайлары Стәрлетамакта (24 метр), Октябрьскийда (18 метр), Сибайда (14 метр), Салаватта (18 метр), Агиделдә (14 метр), Ишембайда (18 метр), Күмертауда (18 метр) һәм Нефтекамада (18 метр) да була.
Читайте нас: