+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 ноябрь 2019, 16:18

"Яңа ел бәйрәмнәрендә хәмер сатылмаячак!"

3 гыйнварда республика кибетләрендә алкоголь бөтенләй сатылмаячак.

Республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Яңа ел каникулларында республикада алкогольле продукцияне сатуны чикләүгә кагылышлы закон проекты турында фикер алышу булды. Документ Дәүләт Җыелышы – Корылтай тарафыннан эшләнгән.
— 1 һәм 2 гыйнвар — бәйрәм көннәре, без аларны берни белән дә чикләмибез. 3 гыйнвар — тәнәфес: республикада алкоголь сатылмый. 4, 5 һәм 6 гыйнварда ул 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр, ягъни көннең беренче яртысында гына сатыла. 7 һәм 8 гыйнварда— барысы да гадәти режимда, — дип хәбәр итте республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин. — Узган елгы анализ күрсәткәнчә, янгыннар, исерекләр башкарган җинаятьләр 4-5 гыйнварда була.
Закон проекты тексты белән танышырга һәм аның турында фикер алышуларда махсус интернет-порталда катнашырга мөмкин.
— Алкоголь сатуны чикләгән, яисә бөтенләй тыйган көннәрдә сыйфатсыз хәмер сатуга каршы көрәшкә аеруча җитди мөнәсәбәт булырга тиеш, — диде Радий Хәбиров.
Чыганак: Кызыл таң
Читайте нас: