+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
26 ноябрь 2019, 14:51

Без - программада катнашу өчен

Узган ел, урындагы инициативаларны хуплау проектында катнашып, без Гүрдебаш авылы зираты коймасына капиталь ремонт ясадык.

Беркем дә читтә калмады, барлык авыл халкы бу эштә актив катнашты. Биләмә хакимияте аларга зур рәхмәт белдерә. Эш белән дә, матди ярдәм күрсәтүдән дә баш тартмадылар. Авылның битараф булмаган кешеләре алда торган ремонт турында мәгълүматны таратуда булыштылар һәм республикадан читтә яшәүчеләр белән дә элемтәгә чыктылар, ә якташлар, үз чиратларында, ярдәм итәргә ашыктылар, шулай ук кешеләрне өмәгә җыйдылар.
Якташыбыз Таһир Әнисович Фәрвәҗев җитәкчелегендәге спонсорларга, район җитәкчелегенә, башкаручыларга әлеге проектка җаваплы якын килгәннәре өчен зур рәхмәт белдерәбез. Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар телибез!
Быел да конкурста катнашып, килеп туган проблемаларның берсен хәл итү мөмкинлеге бар. Алдан уздырылган җыелышлардан һәм кичектергесез социаль һәм инфраструктур проблемалар буенча фикер алышулардан соң, бертавыштан Кандалакбаш авылы зираты коймаларына капиталь ремонт ясау проекты сайланды. Зират - яшәешнең бер өлеше. Монда - туганнар, дуслар, авылдашларның мәңгелек йорты. Догаларыбызда мәрхүмнәрне искә алу, зиратларның төзеклеген, чисталыгын тәэмин итү - барыбызның уртак бурычы!
Шуңа күрә авыл халкы шушы проектта тукталды. Кандалакбаш авылында яшәүчеләр 2020 елда да бу программада катнашырга теләк белдерделәр.
Лилия Ахунова, Тактагул авыл Советы авыл биләмәсе
башлыгы.
Читайте нас: