+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
26 ноябрь 2019, 11:57

Элвин Грей 45 минут чыгышы өчен күпме сорый?

Узган ел аның чыгышы 500 мең сумнан бәяләнгән.

Ноябрь ахырына якынлаша һәм инде төрле оешмалар үзләре үткәрәсе Яңа ел корпоративларына кафе-рестораннар белешә башлады. Башкорт-татар эстрадасы артистларын да елга бер генә килә торган иң керемле ай көтә.
Татарстан һәм Башкортстаныбызда артистларның бер чарада чыгыш ясар өчен күпме акча алуы билгеле. Корпоративлардагы иң “кыйммәтле” кунак – Радик Юлъякшин. Казандагы “Реальное время” басмасы хәбәр итүенчә, Элвин Грейның чыгышының бәясе – 1 миллионнан 1,5 миллион сумга кадәр. Бәясе сәхнәдә чыгыш ясаган вакытка карап – 45 минуттан 1 сәгатькә кадәр.
Басма язуынча, Юлъякшин, былтыргы белән чагыштырганда, ике тапкыр “арткан”. Узган ел аның чыгышы 500 мең сумнан бәяләнгән.
Чыганак: Кызыл таң.
Фото интернеттан алынды.
Читайте нас: