+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
26 ноябрь 2019, 14:11

«Инцидент» программасы

«ВКонтакте» социаль челтәрендә Алия Хөснетдинова мөрәҗәгать итә:

Хөрмәтле Радий Фәритович, Бакалы районының Мунча-Елга авылына игътибар итегезче. Анда да кешеләр яши, шул исәптән кечкенә балалар да, тик проблема шунда, анда барып булмый, чөнки юл юк.
Алай гына да түгел, цивилизациягә булган соңгы юлларны да аннан комташ ташучы КамАЗлар җимереп бетерде. Әгәр кинәт янгын чыкса яки берәрсенең йөрәге тотса, халыкка ашыгыч ярдәм дә, янгын сүндерүчеләр дә килә алмаячак.
ҖАВАП:
Алия, хәерле көн! Бакалы районының Иске Гусево - Мунча-Елга автоюлы урындагы әһәмияттәге юл, юлның торышы чынлап та яхшыдан түгел. 2019 елның ноябрь башында Бакалы юл төзү-ремонтлау идарәсе эшчеләре әлеге юлны ремонтладылар, 2300 метр озынлыктагы юлга ком-комташ катнашмасы җәйделәр. 11 ноябрьдә эш нәтиҗәсе комиссия тарафыннан тикшерелде: юл машиналар йөри торган хәлдә. Алга таба грейдерлау юлы белән ул йөрү өчен яраклы хәлдә тотылачак.
Ихтирам белән,
район хакимиятенең рәсми вәкиле Миләүшә Риянова.
Читайте нас: