+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
26 ноябрь 2019, 15:01

Ольховая урамында юл булсын өчен

2020 елда урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу өчен Иске Шарашлы авыл Советы авыл биләмәсе Георгиевка авылында юлны ремонтлау проектын сайлап алу ниятендә.

Авылда 11 ихата, аларның 8ендә яшиләр. Биредә нибары 23 кеше яшәсә дә, юл барысына кирәк. Иске Шарашлы, Яңа Әгъбәз, Георгиевка авылларында халык җыеннары узды. Иске Шарашлы авылының Молодежная урамын ремонтлау, сугышта катнашучыларга Яңа Әгъбәз авылында һәйкәл кую, Верхнетроицкое авылында Дорожная урамын ремонтлау, Иске Шарашлы авылы мәдәният йорты өчен музыкаль аппаратура сатып алу кебек тәкъдимнәр булды. Фикер алышулардан соң проектта катнашу өчен авыл халкы Георгиевка авылының Ольховая урамындагы юлны ремонтлауны сайлады. Бу тәкъдим йомгаклау җыелышына куелачак.
Инсаф Яппаров,
Иске Шарашлы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы.
Читайте нас: