+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
26 ноябрь 2019, 14:49

Сорау-җавап

Марина Попова район хакимияте башлыгы А.Г.Андреевка аның социаль челтәрдәге битендә мөрәҗәгать итте:

Исәнмесез! Октябрьская урамында урнашкан «Кайнар икмәк» магазины каршында саз, чокыр-чакыр. Көзен һәм язын анда галәмәт пычрак. Машина кую урынын бераз төзекләндереп булмыймы? Ничек кенә булмасын, анда һәрвакыт кеше күп йөри. Шулай ук «Табыш» магазины каршындагы юл торышына да игътибар итсәгез иде.
Җавап:
Марина, хәерле көн! Сезне сөендерергә ашыгабыз, 2019 елның 9 ноябрендә «Бакалы» кулланучылар җәмгыяте заявкасы буенча Бакалы юл төзү-ремонтлау идарәсе эшчеләре «Кайнар икмәк» магазины каршындагы автомобильләр кую урынын асфальтлады. 7-8 ноябрьдә «Табыш» магазины янындагы территориягә ком-комташ катнашмасы җәйделәр. Бу эшне Бакалы авыл биләмәсе хакимияте бина хуҗасы белән берлектә оештырды. Туган авыл проблемаларына битараф булмаганыгыз өчен рәхмәт сезгә.
Ихтирам белән,
район хакимиятенең рәсми вәкиле Миләүшә Риянова.
Читайте нас: