+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
27 ноябрь 2019, 17:23

Өч баһадир - Алёша, Илюша һәм Артём туды

Район үзәк дәваханәсендә, әни булу һәм балалык бәйрәмнәренә туры китереп, яңа туган сабыйларны тантаналы чыгарулар матур традициягә әверелде.

Менә Ана көне алдыннан һәм Уллар көнендә дә, 22 ноябрьдә, шундый тантаналы чара булды. Өч баһадир, өч гаиләдә дә беренче сабыйлар бакалылар Тимофеевлар, искематылылар Бритоусовлар һәм Давыдовлар гаиләләрендә дөньяга килгән.
Конференцияләр залында бу көнне аеруча бәйрәмчә иде. Бирегә тантана сәбәпчеләренең әти-әниләре, туганнары, шулай ук медицина персоналы һәм чакырылган кунаклар яңа туган өч малайны - булачак Ватанны саклаучыларны, районның кечкенә гражданнарын, шулай ук аларның әти-әниләрен хөрмәтләү өчен җыелдылар. Бөтен игътибар әтиләрнең ныклы кулларында тыныч кына йоклаган тантана сәбәпчеләренә юнәлтелде. Әтиләр үз сабыйларыннан, нәселләрен дәвамчы итәчәк улларыннан күзләрен дә алмадылар, аларны күкрәкләренә йомшак кына кысып тоттылар, ә матур әниләрнең бераз талчыккан йөзләре бәхеттән балкыды.
Эльвира Шәйхразиева.
Читайте нас: