+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
27 ноябрь 2019, 16:20

Гражданнарны кабул иттеләр

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты И.М.Усманов һәм Бакалы районы прокуроры А.В. Абсатаров гражданнарны күчмә кабул иттеләр.

Алар Куштирәк һәм Боҗыр авыл биләмәләре территорияләрендә узды.
Язылучылар берничә мәсьәлә күтәрделәр һәм власть вәкилләреннән үзләренең гамәли эшчәнлеге барышында аларны хәл итүгә игътибар итүләрен, шулай ук аерым үтенечләрне һәм тәкъдимнәрне хәл итүдә булышлык күрсәтүләрен сорадылар. Аерым алганда, алар спиртлы эчемлекләр белән артык мавыгучыларга карата хокукый чараларны көчәйтү, максатлы программалар, шулай ук «Реаль эшләр» кебек проектлар кысаларында аерым объектларны төзү һәм ремонтлау, дәүләт структуралары вәкаләтләренә күчү шартларында су белән тәэмин итү системаларын хезмәтләндерүне яхшырту һәм башка мәсьәләләргә кагылды.
Читайте нас: