+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
27 ноябрь 2019, 18:32

Спорт өчен каникуллар юк

Беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен көзге каникуллар вакытында Бакалыдагы 1нче мәктәптә үткәрелгән «Күңелле стартлар» мавыктыргыч һәм файдалы ял булды.

Яңа спорт залы ярышларда катнашучыларны һәм аларның күпсанлы кунакларын җылы кабул итте: спорт гирляндалары, чагу плакатлар - болар барысы да ярышларда җиңүгә этәргеч бирде. Командалар тарафдарлары да зур ватман битләренә көч бирердәй сүзләр язып килгән иде.
Башлангыч сыйныфларның физик культура укытучысы Нәфис Габделхәй улы Азаматов тәрбия максаты белән сыйныфтан тыш чара оештырды: коллективлык, бердәмлек, дуслык уртак җиңүгә китерүен күрсәтте. Ә моның нигезе булып, һичшиксез, җитезлек, тизлек, мәргәнлек, көч һәм бердәмлек тора.
Күңелле атамалы, алтышар катнашучысы булган дүрт командага балалар алдында үзләренең физик әзерлекләрен, җиңүгә омтылышларын күрсәтергә туры килде. Беренче сыйныф укучылары өчен уен - спорт Олимпына сикәлтәле юлны танып белүнең иң нәтиҗәле ысулы.
Ярышлар эстафета таякчыгын тапшырудан башланды. Аннары баскетбол тубын оста йөртү буенча берничә бирем, шулай ук туплы хоккей, берничә җиңел атлетика ярышы, әтиләр өчен гер күтәрү булды. Әниләр 30 секунд эчендә боҗра әйләндерде һәм башкалар. Шул ук вакытта катнашучылар, булдыра алган кадәр, җитезлек, тизлек, көч күрсәттеләр. Тарафдарлар көч биреп тордылар, зур һәм кечкенә уңышларга шатландылар. Ярышларның һәр этабыннан соң компетентлы жюри нәтиҗәләр ясады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, баллар суммасында кечкенә генә аерма белән 1Б сыйныфы командасы җиңде. Әти-әниләр Петр һәм Наталья Алексеевлар, Радик һәм Ирина Зәйдуллиннар, Игорь һәм Эльвира Игушиннар, Руслан һәм Гүзәл Ивановлар, Рөстәм һәм Айгөл Җәләевлар һ.б. үзләренең тырышлыгы, тизлеге, җитезлеге һәм мәргәнлеге белән аерылып торуларын билгеләп үтәсе килә. Спорт бәйрәмен оештыруда сыйныф җитәкчеләре А.Ф.Латыйпова, Д.Ә.Шәфигуллина, М.В.Исхакова һәм С.Т.Әхмәтҗанова үз өлешләрен керттеләр.
РФның почетлы гомуми белем бирү хезмәткәре, БР халык мәгарифе отличнигы Н.Г.Азаматов булачак ярышларга әзерлек этабын ачык һәм файдалы итеп үткәрде.
Анна МИТРОФАНОВА,
әни.
Читайте нас: