+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 ноябрь 2019, 13:36

Тәҗрибә уртаклашу

Узган атнада Урманай авыл биләмәсендә авыл хакимиятләре башлыклары өчен күчмә семинар-киңәшмә булып узды. Ул иҗтимагый институтларның актив катнашлыгында урындагы үзидарә органнары тарафыннан җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүнең уңай тәҗрибәсенә багышланган иде.

Семинарда катнашучылар Урманай, Таллы Сыза, Сөендек, Камай авылларында булдылар, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләрен, истәлекле урыннарны карадылар һәм әлеге территориядәге эшнең масштабын үз күзләре белән күрделәр. Эшләрнең торышы һәм биләмә җитәкчелеге белән бергәләп эшләү турында авыл старосталары, учреждение җитәкчеләре мәгълүмат бирде.
Семинарның пленар өлеше Урманай авылы мәдәният йортында узды, анда авыл биләмәсе башлыгы З.З. Халисова, слайдлар кулланып, Урманай авыл биләмәсе урындагы үзидарә органнары эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм нәтиҗәләре турында сөйләде, үз эшчәнлекләре тәҗрибәсе һәм уңыш серләре белән уртаклашты.
Иң мөһиме - авыл халкы иминлеге өчен көндәлек уртак хезмәт, дип билгеләп үтте ул. Соңыннан фикер алыштылар. Бакалы, Ахман һәм Иске Маты авыл Советлары авыл биләмәләре башлыклары Урманай авыл биләмәсе тәҗрибәсе урындагы үзидарә органнарының эшчәнлек диапазоны киң булуын, бердәм эшләгәндә, потенциалны һәм ресурсларны мобилизацияләгәндә күп нәрсәгә ирешергә мөмкин булуын күрсәтә дигән нәтиҗә ясадылар.
Зөфәр Зыязетдинов,
муниципаль район Советы
секретаре.
Читайте нас: