+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 ноябрь 2019, 13:27

Терлекләрне идентификацияләү турында

Башкортстан Дәүләт җыелышында төбәкнең авыл хуҗалыгы хайваннарын идентификацияләү буенча уңай тәҗрибәсен бөтен Русия территориясенә тарату тәкъдиме белән чыктылар.

Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану буенча профильле парламент комитеты утырышында Башкортстан ветеринария идарәсе начальнигы Азат Җиһаншин, республикада ноябрь башына барлык төр милектәге авыл хуҗалыгы терлекләренең 95 проценттан артыграгы идентификацияләнде, дип сөйләде. Бу система терлекчелек продукциясенең сыйфатын контрольдә тотарга, барлык этап-ларда аның юлын күзәтеп тору мөмкинлеген бирә.
Читайте нас: