+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 ноябрь 2019, 16:39

Юлны ремонтларга кирәк

Иске Костей авыл Советы авыл биләмәсе урындагы инициативаларны хуплау программасында 2017 елдан бирле катнаша.

2017 елда Иске Костей авылы халкы әлеге программага балаларга спорт-уен мәйданчыгы җиһазлары сатып алу һәм урнаштыру өчен керде. Җәй көне балалар өчен менә дигән мәйданчык барлыкка килде. Бу балалар өчен уеннар урыны гына түгел, бәлки аларның әти-әниләре өчен ял итү урыны да. 2018 елда программа ярдәмендә Иске Костей авылының суүткәргеч челтәренә капиталь ремонт ясалды. Ике суэтем башнясы куелды, 15 колонка, 4 гидрант алмаштырылды. 2019 елда эстафетаны казанчылылар кабул итеп алды - Казанчы мәктәбенең тәрәзәләре алыштырылды. Авыл биләмәсендә яшәүчеләр шуны аңладылар: урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу авылның проблемалы мәсьәләләрен хәл итү мөмкинлеген бирә, барысы да халыкның теләгенә бәйле. Теләк зур икән, конкурста җиңәргә дә, теләгән нәтиҗәгә ирешергә дә мөмкин. Быел авыл биләмәсе сессиясендә, авыл биләмәсе активы утырышларында 2020 елда да әлеге программа буенча Казанчы авылында яшәүчеләр катнашачак дигән карар кабул ителде.
Беренчел җыелышларда авылның күп кенә проблемалы мәсьәләләре тикшерелде. Зират коймасын ремонтларга, суүткәргеч челтәрләренә капиталь ремонт ясарга, авыл эчендәге юлларны ремонтларга кирәк, диелде. Авыл халкы иң мөһим мәсьәлә дип Колхоз урамы юлын ремонтлауны атады. Барлык катнашучылар бердәм тавыш бирделәр.
Раил Сәетов,
Иске Костей авыл советы авыл биләмәсе башлыгы.
Читайте нас: