+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
30 ноябрь 2019, 20:27

Милек салымын 2 декабрьгә кадәр түләргә кирәк

Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе 2 декабрьдә милек салымын түләү кампаниясе тамамлануы турында хәтергә төшерә.

3 декабрьдән салым түләмәгәннәр бурычлы тип исәпләнә, аларга пеня өстәлә башлый. Бу бурычны мәҗбүри түләтү чараларын куллануга, милеккә арест салуга, илдән чыгуны чикләүгә, башка нәтиҗәләргә китерүе мөмкин, дип аңлаттылар идарәдә.
Шәхси кабинетка керү мөмкинлеге булмаган яки почта аша белдерү кәгазе алмаган кешеләргә салым инспекторлары күпфункцияле үзәк офисларында яки үзегез теләгән инспекциядә квитанция алырга киңәш бирә, алар 6 декабрьгә кадәр иртәнге сәгать 9дан кичке 8гә кадәр эшли.
Читайте нас: