+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
30 ноябрь 2019, 00:39

Рөстәм Миңнеханов Радий Хәбировка ихлас рәхмәтләрен җиткерде

"Башкортстан - халыклар дуслыгын күрсәтүче төбәк".

Бүген Татарстан Президенты һәм “Русия — Ислам дөньясы” стратегик күренеш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов Уфада үткән “Русия - Ислам дөньясы” утырышының пленар өлешендә катнашты. Тәүдә ул ил Президенты Владимир Путинның чарада катнашучыларга юнәлгән хатын укып ишеттерде. Анда Владимир Владимирович мөселманнарның илдә тоткан урыны, әлеге оешманың конфессияара дуслыкка багышланган эшчәнлеген югары бәяләгән иде. Ил Президенты бу утырышның тагын да яңа башлангычларга юл ачачагына ышаныч белдергән.— Төркемнең төп эше — Русиянең мөселман илләре белән хезмәттәшлеген дәвам итү. Без бу җәһәттән заманча үсешергә тиеш. Илләр үзаллылыкка тартыла. Бу җәмгыятьнең үсешен күрсәтә. Без терроризмга каршы көрәштә, яисә экологик бәрелешләрне хәл итүдә генә түгел, икътисадны үстерү, космонавтикада яңарышлар булдыру һәм башкаларга да юл сала алабыз.
Русиянең бик күп төбәкләрендә халыклар дус, тату яши. Мәсәлән, Дагыстан – илдә иң күпмилләтле төбәк булып санала. Чечня - шулай ук күпмилләтле республика. Башкортстан да бу җәһәттән илдә алдынгы урыннарда. Без һәр җирдә конфессияара дуслыкны үстерергә бурычлы.
Татарстанда, мөселманнардан тыш, христтаннар да бар. Бездә диннәрне үстерү буенча төрле эшләр җәелдерелгән. Мәчетләр, чиркәүләр бер үк темп белән төзелә, диннәр буенча укулар оештырыла , — диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка әлеге чараны зур югарылыкта оештырганы өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм Башкортстанның дөнья күләмендә конфессияара, халыкара дуслыкны булдыруда үрнәк күрсәтүен ассызыклады.
Чыганак: Кызыл таң
Читайте нас: