+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
30 ноябрь 2019, 20:58

Сөйкемле һәм кадерле кешеләргә

Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче балаларыбыз ничәнче ел инде безне – әниләрен һәм әбиләрен Аналар көненә багышланган концерт белән куандыралар. Бу ел да искәрмә булмады.


Балалар һәм аларның укытучылары әзерләгән музыкаль һәм бию номерлары безнең өчен чын бүләк булды. Әни турында дулкынландыргыч җырлар, мәхәббәт белән сугарылгын шигырьләр, баян, гитара һәм фортепианоның тетрәндергеч аһәңе һәм ритмик хәрәкәтле биюләр беркемне дә битараф калдырмады.


Яшь рәссамнарны хөрмәтләү концертның мөһим мизгеле булды. Мәктәп директоры Р.Р. Ворсина «Гаилә - Русиянең җаны» Бөтенрусия конкурсында (Мәскәү шәһәре) җиңүче 10 рәссамга грамоталар һәм бүләкләр тапшырды. Алар - мәктәпнең рәсем сәнгать бүлеге укытучылары А.В.Даутова һәм Н.Л.Сәетовада тәрбияләнүче балалар. Әниләрнең күңелләре шундый югары бүләкләргә ирешкән балалар һәм аларның остазлары өчен шатлык һәм горурлык хисләре белән тулды.


Бу бала рухланышына бай булган якты, истә калырлык концерт булды, чөнки әниләр өчен барысын да чын-чынлап яхшы итеп башкарырга кирәк. Концертта катнашучы кызлар һәм малайлар өчен бу чара тагын бер кат иң газиз һәм якын кешегә мәхәббәт һәм рәхмәт сүзләрен әйтү, мәхәббәт һәм юмартлык белән тулы йөрәкләренә, аларның кайгыртучан һәм ягымлы кулларына хөрмәт белдерү өчен менә дигән форсат булды. Бу чараны оештырган өчен мәктәп коллективына рәхмәт.


Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының әти-әниләре.


Читайте нас: