+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
2 декабрь 2019, 11:17

Хәрби частьтан Рәхмәт хаты

Уфаның статистика һәм исәпләү техникасы колледжы дипломын алганнан соң, искекатайлылы РусланШаригин армия сафларына алына. Укудан соң элекке студент ял итеп тә өлгерми, хәрби форма кия. Армиягәяхшы физик әзерлектә китә. Әтисе - Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләр ветераны, районның яугир-интернационалистларҗәмгыяте рәисе Радик Әүхәтович аңа үрнәк була.

Руслан «учебка»га Ырынбур өлкәсенә эләгә, аннан соң Екатеринбургка күчерелә һәм командованиенең
ихтирамын яуларга өлгерә.
Хәрби часть командиры Диллара Минхановнага һәм Радик Әүхәтовичка Рәхмәт хатында Русланның хезмәт
бурычларын башкаруда даими инициатива, хәрби әзерлектә яхшы нәтиҗәләр күрсәтүен, спорт белән
актив шөгыльләнүен яза. Моннан тыш, ул РФ Оборона министрлыгы дәрәҗәсендә махсус бурычларны
үтәүгә җәлеп ителгән, моның өчен хәрби часть командованиесе тарафыннан тиешенчә бәяләнгән, грамоталар белән
бүләкләнгән. Әти-әнигә шул шатлык түгелмени!?
Кечкенәдән үк алар улына дөрес тормыш ориентирлары бирергә тырышканнар, авырлыклар алдында чигенмәскә һәм
шәхси абруен югалтмаска өйрәткәннәр, хезмәт сөючәнлек һәм чыдамлылык тәрбияләгәннәр. Шаригиннарның крестьян-фермерлык хуҗалыклары бар,
шуңа да Руслан авыл хәстәрлекләрен, хезмәтен яхшы белә. Ул - күп бала лы гаиләдә иң кечесе, апалары белән үскән. Ирина район үзәк дәваханәсендә
- педиатр, Алина - Уфа судында судья ярдәмчесе булып эшлиләр, Альбина БДУда укый. Алар барысы да, шулай ук картәнисе Дәнә Кәшфиевна, Руслан
белән горурланалар һәм аның иң яхшы улларның - Ватанны саклаучыларның берсе булуын беләләр.
Часть командованиесе аңа уңышлы хезмәт өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр бирү өчен барлык
көчен сала. Әмма туганнарыңның, якыннарыңның хуплавы, аларның ярдәме дә мөһим. Солдат киләсе елның
июленә кадәр хезмәт итәчәк. Шари гиннар гаиләсе аның әйләнеп кайтуын түземсезлек белән көтә.
Динар Гыйзамов,
район хәрби комиссариатының
хезмәткә чакыру бүлекчәсе
начальнигы.
Читайте нас: