+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
3 декабрь 2019, 16:06

«Икенче йортның» зирәклеге һәм җылысы

Сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар хәстәрлеккә һәм игътибарга һәрвакыт күбрәк мохтаҗ. Менә инде 81 ел дәвамында бу игътибарны бөтен республикадан килгән балаларга Бакалы коррекцион интернат-мәктәбе бирә.


Бакалыда махсус белем бирү тарихы тамырлары белән 1932 елга китә, бу елны халык мәгарифе бүлеге ишетү сәләте камил булмаган балалар өчен мәктәп ачу турында карар кабул итә. Зур агач мәктәп Красноармейская урамында урнаша. 1978 елда Кызыл партизаннар урамында өч катлы иркен бина төзелә. Биредә уку процессын оештыру өчен кирәкле шартлар тудырыла. Уку кабинетлары һәм остаханәләр, социаль-көнкүреш ориентлашу кабинеты, китапханә, спорт залы, ашханә, медблок, индивидуаль дәресләр өчен кабинетлар җиһазлана. Вакыт узу белән психолог эшләү өчен аерым кабинетлар, психологик ял бүлмәсе, компьютер сыйныфы өчен аерым бүлмәләр бирелә, «Уңайлы мохит» программасын исәпкә алып, бинага керү юлы үзгәртелә.


Безнең мәктәптә физик мөмкинлекләре чикле балалар укый, җайлаштырылган төп гомуми белем бирү программалары гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, балалар психологик-медик-педагогик ярдәм алалар, мәктәптә алар педагогларның күңел җылысын һәм игелекле мөнәсәбәтен тоялар. Тәрбияләнүчеләр яшәү өчен кирәкле белемнәр һәм күнекмәләр алалар, бу аларга мөстәкыйль тормышка һәм хезмәткә әзерләнергә ярдәм итә. Мәктәптә Башкортстанның һәм районыбызның күп кенә почмакларыннан 177 укучы белем ала һәм яши. Бакалы мәктәп-интернатында алынган белем алга таба укуның нигезе булып тора.


Любовь Гыймалтдинова,

мәктәп-интернат директоры.





Читайте нас: