+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
3 декабрь 2019, 16:09

Яңа мәктәп искиткеч яхшы

Минем исемем Дилиана. Минем хәрәкәт мөмкинлекләрем чикле һәм өйдә укыйм, әмма Бакалыдагы 1нче мәктәпнең 9 А сыйныфында исәпләнәм. Күптән түгел директор Таһир Әнисович Фәрвәҗев мине яңа мәктәпкә экскурсиягә чакырды.

Килеп кергәч, биредә бик матур булуына сокландым. Миңа рус теле һәм әдәбияты, информатика кабинетларын, спорт һәм актлар залларын күрсәттеләр, ашханәдә тәмле «дуслык» боткасы белән сыйладылар. Сыйныфташларым белән дә очраштым һәм мин бик бәхетле идем.
Мәктәп директоры Т.Ә.Фәрвәҗевка, аның урынбасары А.Ә.Решетниковага, сыйныфташларыма зур рәхмәт әйтәсе килә. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар, гаиләләрегездә муллык һәм барысы да яхшы булуын телим. Раббыбыз барыгызга да фатихасын бирсен!
Дилиана ЯУШЕВА.
Читайте нас: