Иртәгә, 4 декабрьдә, бөтен Русия буенча 11нче сыйныфны тәмамлаучылар инша язачак. Ул дәүләт йомгаклау аттестациясенә керүнең бер өлеше булып тора.
Иншага билге куелмый, бары тик “зачет” яисә “незачет” алырга мөмкин.
Билгеле булуынча, Чыгарылыш сыйныфларында йомгаклау иншасын үткәрү мәсьәләләре буенча совет тарафыннан 2019-20 уку елына биш юнәлеш буенча темалар расланды. Болар — “Война и мир” – бөек китапның 150 еллыгына, “Надежда и отчаяние”, “Добро и зло”, “Гордость и смирение”, “Он и она”.
Төрле төбәкләр өчен йомгаклау иншасы темалары 15 минут алдан билгеле булачак.
Физик мөмкинлекләре чикле укучылар йомгаклау иншасы урынына изложение язуны сайларга хокуклы.
“Незачет” алган, йомгаклау иншасына (изложение) кермәгән, яки җитди сәбәпләр аркасында язуын төгәлләмәгән укучылар 2020 елның 5 февралендә һәм 6 маенда инша яза алачак.