+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 декабрь 2019, 18:28

Җем-җем итеп балкыр утлар

Бакалы Яңа елны каршыларга әзерләнә. Күпчелек учреждениеләр һәм оешмалар, сәүдә предприятиеләре биналары төрле төстәге утлар белән балкый инде.

Һәркайда чыршылар, декоратив арт-объектлар урнаштырыла. Мәдәният сарае янындагы территориягә дә бәйрәм төсе керә. Боз шәһәрчеге быел биредә төзеләчәк. Көн саен тау, боз лабиринты төзү, боздан һәм кардан әкият персонажлары ясау буенча эшләр алып барыла, иллюминацияләр монтажлана.
Яңа 2020 елга әзерлек һәм үткәрү буенча республика Хөкүмәте йөкләмәсе һәм район хакимияте карары нигезендә, үзәк чыршыны, оешмалар һәм учреждениеләр территориясен бизәү 10 декабрьгә тәмамланачак.
Читайте нас: