+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
6 декабрь 2019, 14:32

"Каенкай" салаты

Кирәк:300 г тавыкның түш ите300 г шампиньон гөмбәсе5 йомырка5-6 тозлы кыярмайонезяшел суган

Шампиньон гөмбәсен суган белән майлы табада кыздырабыз.
Тавык итен тозлы суда пешерәбез һәм шакмаклап турыйбыз.
Йомырканы суда пешерәбез.
Әйберләрне кат-катлап салабыз.
Шампиньон гөмбәсе, тавык ите, майонез, угычтан уылган йомырка агы, тозлы кыяр, майонез, угычтан уылган йомырка сарысы.
Майонез белән каенның кәүсәсен, кара сызыкларны - вакланган зәйтүннән, яшел суганнан - яфраклар һәм чирәм ясыйбыз. Каен астына берничә шампиньон гөмбәсе куярга мөмкин.
Читайте нас: