2020 елның октябреннән машина йөртү таныклыгын алу өчен имтиханнан «автодром» өлеше төшереп калдырылачак.
B, C, D категорияләре өчен ябык мәйданчыкта имтиханны бетерү турындагы закон проекты әзерләнә. Аның нигезендә "автодром» белән «шәһәр» өлешләре берләштереләчәк.
Бу яңалык кертелсә, имтихан бирү дә күпкә җиңелрәк булачак, ди белгечләр. Шулай була күрсен инде!