+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
9 декабрь 2019, 13:39

«Үсеш ноктасы»нда нәрсәгә өйрәтәләр?

Шахмат, фотоаппаратлар, видеокамералар, квадракоптерлар һәм виртуаль чынбарлык шлемнары – болар барысы да киләчәк мәктәпләренең аерылгысыз әйберләре.

Тиздән район мәгариф учреждениеләре шундый булачак.
2018 елның 7 маенда Владимир Путинның «2024 елга кадәр чорга Русия Федерациясе үсешенең гомумдәүләт максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Указы чыкты. Анда куелган максатларның берсе - Русия мәгарифенең глобаль көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итү һәм Русия гомуми белем бирү сыйфаты буенча дөньяның әйдәүче 10 иле арасына керүе өчен эшләү.

Әлеге максатка ирешү өчен, Указга ярашлы, балаларда укуга мотивацияне арттырырга һәм яңа укыту алымнары, белем бирү технологияләре кертергә, заманча санлы белем бирү мохите булдырырга кирәк.

2019 ел башында моның өчен «Мәгариф» гомумдәүләт проекты эшләнде. Аның структурасына тагын берничә проект керде, аларның берсе - «Заманча мәктәп» исемен алды. Ул Президент Указының югарыда күрсәтелгән максатын күз уңында тота да инде. Быел сентябрь аеннан безнең район аңа кушылды. Хәзер аны тормышка ашыру тулы куәткә бара. 1нче һәм 2нче мәктәпләрдә санлы һәм гуманитар профильле белем бирү «Үсеш ноктасы» үзәкләре эшли башлады.
Мәкаләнең тулы текстын район гәзитенең 6 декабрдә чыккан 98нче санында укыгыз.
Читайте нас: