+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
10 декабрь 2019, 16:43

Муллык бәйрәме

Иске Куян авыл мәдәният йортында көзгә - елның алтын вакытына багышланган матур чара узды.

Бинаның уртасында яшелчә, җиләк-җимеш, кул астындагы материаллардан ясалган бик күп эшләнмәләр, натюрмортлар күрергә мөмкин иде. Конкурсантлар гадәти әйберләрдән чын шедеврлар: кәбестәдән букетлар, кыярдан көймәләр, кабактан балыклар һәм башка әйберләр ясаганнар. Мәшәкатьләре күп булуга карамастан, эшләнмәләр салып зур букчалар белән килгән һәм балаларга аларны лаеклы презентацияләргә ярдәм иткән ата-аналарга да сокланмый мөмкин түгел.


Аерым мәйданда төрле спорт эстафеталары үткәрелде, аларда барлык теләүчеләр катнаша алды. Хәтта кечкенәләр дә читтә калмады һәм башкалар белән беррәттән җиңү өчен көрәште. Күңелле шау-шу, зур кызыксыну белән балалар клуб хезмәткәрләренең барлык идеяләрен һәм тәкъдимнәрен хупладылар.

Чара ахырында оештыручылар Альбина Сәмигуллина һәм Рәмис Шәйдуллин йомгак ясадылар, барлык катнашучыларны истәлекле призлар белән бүләкләделәр, укуда уңышлар теләделәр һәм табын артына чакырдылар. Искиткеч бәйрәм менә шундый матур нотада тәмамланды.

Авылларда балаларның социаль-ләшүенә, аларның талантын һәм уй-фикерләвен үстерүгә ярдәм итүче чаралар үткәрелүенә күңел сөенә. Куян авыл мәдәният йорты коллективына киләчәктә дә иҗади уңышлар телисе килә. Авыл халкына, балаларга җылы һәм яхшы кәеф бүләк итүегез өчен рәхмәт.


Милена Сәетова,

«Вся Уфа» телеканалы

корреспонденты.

Читайте нас: