+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
10 декабрь 2019, 13:33

Полициядә мавыктыргыч

Кече яшьтән үк балаларга һөнәри юнәлеш бирү кысаларында Бакалыдагы 2нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлегендә экскурсиядә булдылар.

Укучылар белән дежур часть, тикшерү, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләре аралашты. Алар полицейский һөнәренең зур җаваплылыгы һәм дәрәҗәсе турында сөйләделәр. Мәсәлән, балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор, полиция майоры Л.А.Рябашева күпьеллык хезмәте дәверендә яшүсмерләрнең берничә буынын «үстергән». Лариса Анатольевна балаларга үзенең эше турында сөйләде.
Чараның иң мавыктыргыч өлеше полициянең кинология хезмәте белән танышу булды. Эксперт Ю.В.Красновны балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, ул хезмәт эте Афинаның нәрсәләр эшли белүен һәм экспертның «тылсымлы» чемоданын күрсәтте.
Укучыларга экскурсия ошагандыр дип уйлыйбыз, һәм аларның кайсында да булса полиция хезмәткәре булу хыялы барлыкка килер дип ышанабыз.
Балалар бик җитди өй эше алдылар - аларга әти-әниләре белән бергә «Сак булыгыз! Мошенниклар!» белешмәлеген өйрәнергә кирәк булачак, ул һәр балага бирелде.
Гөлназ Хәмәтуллина,
Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлеге
начальнигы ярдәмчесе,
эчке хезмәт подполковнигы.
Читайте нас: