+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
10 декабрь 2019, 13:56

Тактагуллыларның «Күңелле стартлар»ы

Тактагул авыл Советы авыл биләмәсе территориясендә Ана көненә багышланган «Күңелле стартлар» спорт-уен программасы үтте. Уеннарның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, халыкны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.

Ярышларда өч команда катнашты: «Улыбка» (мәктәп), «Неваляшки» (авыл Советы һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре) һәм «Бабочки» (авыл биләмәсе активы). Катнашучыларны һәм тарафдарларны Тактагул мәктәбе директоры В.К.Галләмов һәм физкультура укытучысы Ф.М.Мусин сәламләделәр. Мәктәп укучылары әзерләгән матур музыкаль һәм бию номерлары белән чараны тантаналы ачу командаларда яхшы кәеф тудырды.
«Күңелле стартлар» программасы бай эчтәлекле булды. Бу «визитка», туп белән «Чебурашка» конкурс-ярышлары, боҗра белән - «Переправа» уены, ату уены, анда сюрпризлы мишеньга тияргә кирәк иде, «Скакалка» уены һәм иң кызыклысы - һәр командадан музыкаль номер - боларны алар бик яхшы үтәделәр.
Катнашучылар үзләренең спорт күнекмәләрен, мәргәнлек һәм зирәклекләрен күрсәтә алдылар. Мавыктыргыч ярышның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Спорт дәрте һәм үз командалары өчен җиңүгә ирешү теләге бик көчле булды. Барысы да финишка беренче булып килергә тырышты. Тарафдарлар һәм тамашачылар вакыйгаларның барышын күзәтеп, командалар өчен борчылдылар, аларны хупладылар.
Ярыш нәтиҗәләре буенча «Улыбка» һәм «Неваляшки» командалары - 16, «Бабочки» командасы 11 очко җыйды. Дуслык җиңде дип әйтергә була. Иң мөһиме җиңү түгел, катнашу! Барлык катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ярышлар чын мәгънәсендә спорт, сәламәтлек бәйрәме булды. Ул кызыклы һәм мавыктыргыч узды, бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр калдырды.
Лилия Ахунова,
Тактагул авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы.
Читайте нас: