+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 декабрь 2019, 11:27

Русия Конституциясе көне

12 декабрьдә илдә дәүләт бәйрәме - Русия Федерациясе Конституциясе көне билгеләнә.

Русия Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә кабул ителде. Бу көнне Төп закон проекты буенча бөтенхалык референдумы узды.
Конституция текстын 3,5 ел дәвамында бер меңнән күбрәк автор төзегән. Дәүләт белән идарә итү нигезенә властьның өч - башкарма, законнар чыгару һәм суд тармакларына бүленү принцибы салынган.
Илнең Төп законы хөрмәтенә бәйрәм 1977 елга кадәр 5 декабрьдә билгеләнде, соңрак аны 7 октябрьгә күчерделәр.
Конституция - ул илебезнең дәүләт корылышын ныгытучы, барлык власть органнары оештырылуны һәм дәүләт идарәсе системасын көйләүче, шулай ук кеше һәм РФ гражданинының хокукларын һәм ирекләрен билгели торган югары норматив-хокукый акт. Документ югары юридик көчкә ия. Бу илдә кабул ителгән барлык законнар Конституциягә каршы килә алмый дигән сүз. Шул ук вакытта ул бөтен территориядә һәм РФның барлык субъектларында кулланыла.
Русия Федерациясе Президенты Конституциянең һәм анда язылган нигезләмәләрнең гаранты булып тора.
Конституция көнендә һәр җирдә патриотик чаралар, концертлар уза, лаеклы юрист һәм судьялар мактау грамоталары белән бүләкләнә, 14 яше тулган русиялеләргә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырыла.
Читайте нас: