+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 декабрь 2019, 18:11

Сәхнәдә - «Тамаша»

«Театр көзе» фестивале кысаларында Иске Әҗми авыл мәдәният йортында тамашачыларга күренекле драматург Галиәскар Камалның «Кайнеш» пьесасы күрсәтелде.

«Театр көзе» фестивале кысаларында Иске Әҗми авыл мәдәният йортында тамашачыларга күренекле драматург Галиәскар Камалның «Кайнеш» пьесасы күрсәтелде.
Иске Әҗми мәктәбе укытучылары һәм техник персоналыннан торган «Тамаша» һәвәскәр театр коллективы актерлары рольләрне бик яхшы башкардылар. Каенана Бәдигөлҗамал ролен артистларча башкарган Ида Андреевага тамашачылар озак алкышлады. Спектакльнең төп идеясен башка үзешчән артистлар: Николай Иванов (Габделкәрим), Яков Трофимов (Ибраһим), Гөлнур Трофимова (Зәйнәп), Мөнирә Кутлина (Гөлҗамал), Людмила Сафина (Хәмидә), Зарина Куптараева (Нәсимә) оста җиткерде. Ихлас юмор һәм оста башкарылган рольләр авыл халкы тарафыннан югары бәяләнде, һәр акттан соң көчле алкышлар яңгырады.
Шулай ук тамашачыларга Дияш авыл мәдәният йорты методисты Вениамин Туйдимиров, Юлтимер клубы методисты Алена Лобанова, Дияш мәктәбе укучылары Григорий Дмитриев, Оля Костромина, Данил Туйдимиров башкаруында «Электрон көндәлек» һәм «Әбиләр һәм көнбагыш» скетчлары тәкъдим ителде.
Спектакльне кую өчен режиссерлар Павел Куптараев, Юлия Туйдимирова, музыка һәм декорация өчен җаваплы Елена Куптараева, суфлер Наилә Кутлина күп көч куйды.
Тамашалар авылда талантлар яшәвен, кешеләр сәхнәдә бик теләп чыгыш ясауларын, матур образлар тудыруларын, авылдашларын яңа тәэсирләр белән куандыруларын күрсәтте. Без, тамашачылар, үзешчән артистларга сәламәтлек һәм иҗади илһам телибез.
Читайте нас: