+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 декабрь 2019, 18:33

Спектакль күңелгә хуш килде

Театр коллективларының «Театр көзе» фестиваль-конкурсы кысаларында чираттагы спектакль Камышлы авыл мәдәният йортында узды.

Театр коллективларының «Театр көзе» фестиваль-конкурсы кысаларында чираттагы спектакль Камышлы авыл мәдәният йортында узды. Үзешчән артистлар авыл халкына Зәки Зәйнуллинның «41нең арбалы хатыннары» драмасын тәкъдим иттеләр.
Камышлылар сәхнәгә куйган пьесаны күз яшьләрсез карап булмый. Спектакльдәге вакыйгалар сугыш елларында Стәрлебаш авылында бара. Ирләрен күптән түгел генә фронтка озаткан алты хатын, аларның сугышка әле китмәгән булуларын - туган авылларыннан берничә дистә чакрым ераклыктагы Раевка поселогында булуын беләләр. Ачлыктан коткару, сөеклеләре белән күрешү өчен, хатыннар аларны эзләп табарга карар итәләр. Җыйнаган ашамлыкны арбага төйиләр, тик менә ат бирүче булмый. Хатыннар, төрле каршылыкларны җиңеп, яшьлек хатирәләренә чумып, авыр арбаны үзләре алып баралар…
Драма коллективы спектакльне бик яхшы куйды һәм хатын-кызларның тугрылыгын һәм мәхәббәтен күрсәткән төп темасын тулысынча ачты. Жюри геройларның яхшы уенын, дөрес сайланган декорацияне, киемнәрне билгеләп үтте. Әйтергә кирәк, әлеге спектакль куелган тамашалар арасында иң күмәге. Анда 13 кеше катнашты. Постановканың режиссеры – Камышлы мәдәният йорты методисты Радик Биктимеров һәм мәдәни оештыручы Нурсилә Зәйдуллина рольләрне грамоталы һәм дөрес бүлеп кенә калмаганнар, алар үз рольләрен дә талантлы уйнадылар. Икесе дә бер комик эпизодта катнаштылар, Гайшә (Нурсилә) үзе дә беренче тапкыр күргән кешегә - буранда аларның тәрәзен каккан Минлебайга (Радик) аксак күрше кызын кияүгә бирә.
Тамашачыларны актерлык уены белән Тәнзилә Закирова, Рәмилә Габдуллина, Сания Гарифуллина, Әфидә Сабирова, Фәридә Фәйзрахманова, Илмира Шәйхиева, Айдар Зәйдуллин, Рамил Вәкилов, Әхмәтгәрәй Мотыйгуллин, Илгиз Галимов, Светлана Шәвәлиева сөендерделәр. Режиссерларга Резида Биктимерова, Венера Миңнегалиева, Ирина Баһаветдинова, Әлфинур Юнысова ярдәмләште. Спектакль авыл халкына бик ошады, аны караган вакытта күпләрнең күзләре яшьләнде, һәркем сугыш елларындагы авырлыкларны кичергән әниләрен, әбиләрен искә алды. Тамашачы - Камышлы мәктәбе укытучысы Фәридә Яппарова искиткеч яхшы уен өчен авылдашларына зур рәхмәтен җиткерде: «Көлдек тә, елаштык та, артистлар яраткан кешеләре хакына барлык авырлыкларны җиңеп чыккан татар хатын-кызы рухын тапшыра алдылар».
Авыл мәдәният йорты методисты Р.М.Биктимеров, спектакльнең уңышы - анда барлык катнашучыларның, төп геройлардан башлап музыкаль бизәлеш өчен җаваплы кешеләргә кадәр, зур хезмәте булуын билгеләп үтте. Ялгызың яу кайтарып булмый, диләр. Бары тик уртак тырышлык, шулай ук иганәчеләр ярдәме белән генә чараны шулай лаеклы итеп үткәрергә мөмкин. Радик Мирзахмәтович авылга даими ярдәм итүче якташларының исемнәрен атады - Марат Шәңгәрәев (Туймазы), Салават Мофаздалов, (Камышлы), Рәфис Закиров (Бакалы), Марат Мөхәммәтҗанов (Екатеринбург).
Камыш-лыларның авыр спектакленнән соң, тамашачылар Учтым авыл клубы театр коллективы тәкъдим иткән «Кодагыйлар» юмористик скетчын карап бераз ял иттеләр. Ике яучы ролен Илүзә Хәбибуллина һәм Флүзә Мәрданова яхшы башкарды, Фәнүзә Кашапова хисапчы ролен оста уйнады. Учтым артисткалары репетицияләрне Учтым клубы режиссеры, мәдәни оештыручы Фатыйма Рәхмәтуллина җитәкчелегендә ясаганнар. Сүз уңаеннан, бу авылда клуб үз эшен күптән түгел, аны элекке мәктәп бинасында ачкач кына яңартты, һәм ул авыл халкының иң яраткан очрашу урынына әверелде.
Иске Куян авыл мәдәният йорты драма коллективы да бик күп күңелле минутлар бүләк итте. Үзешчән артистлар «Алло, без талантлар эзлибез» һәм «Авылда» скетчлары белән сөендерделәр. Авыл мәдәният йорты методисты Рәмис Шәйдуллин һәм мәдәни оештыручы Мәйсара Муллагалина үзләре генә түгел, балаларын, туганнарын да җәлеп иткәннәр. Тамашаларда барлыгы 20гә якын кеше катнашты.
Үзешчән артистлар адресына көчле алкышлар Камышлы тамашачысының канәгать калуы турында исбатлый.
Читайте нас: