+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 декабрь 2019, 23:24

Яңа 2020 елны бәйрәм итү турында

Яңа ел бәйрәме чараларын оешкан төстә үткәрү өчен район хакимияте оештыру комитетын һәм Яңа 2020 елга әзерлек һәм үткәрү буенча чаралар планын раслады. Аңа ярашлы, 26 декабрьдә Балалар иҗат йортында инвалид балаларга һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга бүләкләр тапшыру белән район күләмендә чыршы бәйрәме үткәреләчәк.

27 декабрьдә район Мәдәният сараенда уку алдынгылары, фән олимпиадаларында һәм спорт ярышларында җиңүчеләр, үзешчән сәнгать фестивальләре лауреатлары, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән һәм ятим балалар катнашлыгында, бүләкләр тапшыру белән, Яңа ел бәйрәме узачак.


31 декабрьдә Бакалы авылы мәйданында учреждение һәм оешма җитәкчеләре, актив вәкилләре, АСК, фермер хуҗалыклары һәм үзешчән артистлар катнашлыгында Яңа елга багышланган бәйрәм чарасы узачак.


26-31 декабрьдә барлык хезмәт коллективларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, клубларда иртәләр һәм бал-маскарадлар оештырырга тәкъдим ителә.


Бакалы авылының үзәк чыршысын әзерләү һәм урнаштыру белән бәйле эшләрне башкаруга, халыкның тормыш-көнкүреше һәм сәламәтлеге өчен объектларның хәвефсезлеген тәэмин итү белән, предприятие һәм оешма коллективлары җәлеп ителәчәк.


Авыл биләмәләре башлыкларына, хуҗалык, предприятие җитәкчеләренә һәр җирдә чыршылар урнаштырырга, боз таулары булдырырга, хоккей мәйданчыклары, чаңгы трассалары әзерләргә һ.б. тәкъдим ителде. Район хакимиятенең икътисад бүлегенә, Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлеге начальнигына, үзәк дәваханәгә, мәгариф бүлегенә, «Бакалы» кулланучылар җәмгыяте җитәкчелегенә пиротехник эшләнмәләрне сатуны һәм куллануны аерым контрольдә тотарга, җәмәгать тәртибен саклауны, район медицина персоналының дежур торуын, балаларны йөртү хәвефсезлеген тәэмин итәргә, киң ассортиментта кондитер әйберләре, уенчыклар, чыршылар, бүләк җыелмалары сатуны оештырырга тәкъдим ителде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалар җитәкчеләренә, авыл биләмәләре башлыкларына, мәктәп директорларына, балалар бакчалары мөдирләренә, мәдәният йортлары директорларына янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча эшне көчәйтергә.
Читайте нас: