+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
13 декабрь 2019, 16:50

Яңа ел бәйрәмнәрендә республикада һава торышы нинди булачак

Башкортстанда Яңа ел бәйрәмнәренә, ягъни 2020 елның 1-8 гыйнварына һава торышы билгеле булды.

Якынча мәгълүматлар буенча, көчле суыклар көтелми. 1 гыйнвар аяз, явым-төшемсез була. Һава температурасы көндез -8, -10 градус, төнлә -14, -16, көчле җил булыр дип фаразлана.
2-5 гыйнварда көндез -7, -9, төнлә -12, -14 градус. Бу көннәрдә үзгәрүчән һава торышы һәм кар көтелә.
6 гыйнвардан сизелерлек салкынайта: көндез һава температурасы -16, -18 градус, төнлә -20, -22. Күбесенчә, аяз, кояшлы, явым-төшемсез була.
http://www.bashinform.ru/news/1391039-kakoy-budet-pogoda-v-bashkirii-v-novogodnie-prazdniki-predvaritelnyy-prognoz/
Читайте нас: