+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
14 декабрь 2019, 18:45

«Инцидент» программасы ачыклады

Кристина Садыйкова БР Башлыгы Р.Ф.Хәбировның социаль челтәрләрдәге битендә язган

Кристина Садыйкова БР Башлыгы Р.Ф.Хәбировның социаль челтәрләрдәге битендә язган
Исəнмесез, хөрмəтле Радий Фəритович! Бакалы районының Иске Корыч
авылы (Балчыклы һəм Башкорт урамнары) юлларын ремонтлауда ярдəмегезне
сорыйм. Көз һəм яз айларында машиналар үтə алмый. Биредə өлкəн яшьтəге
кешелəр яши, кирəк булган очракта, ашыгыч ярдəм дə, янгын сүндерү машина-
сы да керə алмаячак. Шушы көннəрдə Башкорт урамында юл ремонтладылар
һəм шуннан соң юл тагы да ныграк бозылды. Урамнарны яктыртуга игътибар
итүегезне сорыйбыз.
Район хакимиятенең рәсми вәкиле Миләүшә Риянова җавап бирә:
Кристина, хәерле көн! Әйе, сез хаклы, Бакалы районы Иске Корыч авылы Башкорт урамы юл полотносы ремонтка мохтаҗ. Аңа 2019 елда Иске Корыч авыл биләмәсе средстволары исәбенә ком-вакташ катнашмасы салырга планлаштырганнар иде. Подрядчы оешма 2019 елның 5 ноябрендә эшкә кереште, ләкин һава торышы шартларына бәйле рәвештә башланган ремонтны туктатырга мәҗбүр булды. Моңа планлаштырылган акчаларны 2020 елда үзләштерәчәкбез, подрядчы оешма белән килешү бар. Балчыклы урамы юлын без 2018 елда ремонтладык. Башкорт урамы буенча да, Балчыклы урамы буенча да юл йөреш хәлендә, ноябрь ахырында бу урам юллары грейдер белән тигезләтелде, кар яуганнан соң чистартылды.
Урамнарны яктыртуга килгәндә. Иске Корыч авылында 70тән артык яктырткыч (шул исәптән Балчыклы урамында - 3 яктырткыч, Башкорт урамында - 8 яктырткыч). «Тышкы яктыртуны модернизацияләү» программасы буенча 2019 елда Иске Корыч авылында 11 яктырткыч урнаштырылды. 2020 елда шулай ук бу программада катнашачакбыз һәм яктылык баганалары санын арттырачакбыз.
Читайте нас: