+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 декабрь 2019, 14:44

Пиротехника. Сак булыгыз

Статистика ел саен пиротехниканы дөрес сайламау һәм дөрес кулланмау нәтиҗәсендә бик күп бәхетсезлек очраклар, имгәнүләр, янгыннар булуын билгели.

Пиротехника. Сак булыгыз
Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә пиротехник эшләнмәләрне сатып алып һәм кулланып, кешеләр, әлбәттә, матур тамаша күрергә, балаларның шатлык авазларын ишетергә өметләнә... Шулай булырга тиеш тә. Әмма статистика ел саен пиротехниканы дөрес сайламау һәм дөрес кулланмау нәтиҗәсендә бик күп бәхетсезлек очраклар, имгәнүләр, янгыннар булуын билгели.
Урамдагы ларекларда, кулдан пиротехник эшләнмәләрне беркайчан да сатып алмагыз! Алар кибетләрдә генә сатылырга, сертификацияләнергә, рус телендә инструкцияләре булырга тиеш. Төргәктә җитештерүче яки күпләп сатучының реквизитлары, җитештерү вакыты һәм датасы, куркынычлык классы яки куркынычлык радиусы язылырга тиеш, аерым шрифт белән ИГЪТИБАР сүзеннән башлана торган эшләнмәнең куркынычлыгы турында кисәтү тексты, аны куллану буенча чикләүләр, саклау һәм үтильләштерү кагыйдәләре язылырга тиеш. 16 яшькә кадәрге балаларга пиротехник эшләнмәләр сату тыела. Сатучы сезнең таләп буенча түбәндәгеләрне күрсәтергә тиеш: сыйфат сертификаты, эшләнмәнең куркынычсызлыгы турында гигиена бәяләмәсе һәм пиротехника сату хокукына лицензия.
Яңа елга кадәр 30 градустан артмаган бүлмә температурасында пиротехниканы җылылык чыганакларыннан ераграк һәм балалар буе җитмәгән урында саклагыз. Кулланыр алдыннан, һичшиксез, инструкцияне игътибар белән өйрәнегез. Пиротехниканы куллану мәйданчыгы турында алдан кайгыртыгыз, аны тәүлекнең якты вакытында карап чыгарга кирәк. Аның өстендә агач ботаклары, электр линияләре, күрше - тирәдә автомобиль кую урыннары, агач сарайлар һәм гаражлар булырга тиеш түгел. Балконнан, торак йортлар янында эшләнмәләрне куллану катгый тыела. Эшләнмәнең өске өлеше кайда һәм яна торган элементлар кайдан очачагын белеп, фейерверкларны каты тигез өслеккә вертикаль урнаштырыгыз, югыйсә, ул аварга мөмкин. Фитильгә ут төрткәннән соң, куркыныч зонасы радиусыннан чыгыгыз. Кабызган вакытта беркайчан да тартма өстенә иелмәгез, хәтта шаяртып та ракета һәм фейерверкларны кешеләргә төбәмәгез. Петардаларны кеше аягы астына ташламагыз, кулыгызда килеш кабызмагыз һәм кесәдә йөртмәгез. Пиротехник эшләнмәләрнең януы тоткарланганда, аңа якын килмәгез, чөнки ул теләсә кайсы вакытта эшләп китә ала. Тамашачыларга эшләтеп җибәрү мәйданчыгыннан (15-20 метрдан да ким түгел)җил искән якка шактый ерак урнашырга кирәк – күңелле дә, куркынычсыз да.
Пиротехника белән исерек хәлдә эшләү һәм якында тәмәке тарту катгый тыела. Балаларга һәм яшүсмерләргә пиротехника белән мөстәкыйль файдаланырга ярамый. Файдаланылган, бозылган яки эшләмәгән фейерверкларны 24 сәгать суда тотарга һәм аннан көнкүреш калдыклары белән утильләштерергә кирәк.
Хәтерегездә тотыгыз: пиротехник эшләнмәләр белән уйнау куркыныч. Статистикага караганда, ел саен Яңа ел бәйрәм чараларында һәм каникулларда балалар һәм өлкәннәр әлеге эшләнмәләрдән төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте, пешүләр алалар, шулай ук кешеләрнең үлү очраклары да күзәтелә. Янгынга яки януга шик булса, кичекмәстән 01 яки 112 телефоннарына шалтыратыгыз.
Сезгә күңелле һәм имин яңа ел телибез!
Читайте нас: