+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
17 декабрь 2019, 23:01

Илгә - матурлык, җиргә батырлык бирәсез сез, газиз аналар!

Мостафа авыл китапханәсендә 2012 елдан эшләп килгән “Ахирәтләр” клубы утырышында Ана көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.


Чарага китапханә каршындагы “Уңганнар” клубы кызлары әниләре белән кунакка килде. “Түгәрәк өстәл” артындагы кичәбез зур апалар һәм кечкенә кызлар арасында бик матур һәм җылы әңгәмәгә әйләнде.
Без авылыбыз әниләрен төрле әдәби образлар белән чагыштырып, чыгышларын карап, горурланып утырдык.
Беренче образ - Ак инәй образы: гомерен укучыларга белем бирүгә багышлап, бүгенге көндә авылыбыз мәчетендә балаларны, зурларны үз теләге белән гарәп графикасына укытучы, милли йолаларга, әхлак кагыйдәләрен өйрәтүче, санап бетергесез игелекле эшләр башкаручы ак инәебез, яраткан ахирәтебез Роза Нурмөхәммәт кызы Медведева балаларга, әниләргә матур киңәшләрен риваятьләрдән мисаллар китереп, һөнәри осталык белән һәм күнелгә үтеп керерлек итеп җиткерде.
Илһам таратучы образын шагыйрәбез Әхмәтгалиева Равилә Нурлыһөдә кызы ачты, ике ул анасы, нәнәй үзенең әниләргә багышлаган өр-яңа шигыре белән таң калдырды.


Хурия ӘХМӘТГАЛИЕВА,

Мостафа авылы китапханәчесе.


Мәкаләнең тулы текстын район гәзитенең 17 декабрьдә чыккан 101нче санында укыгыз.

Читайте нас: