+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
18 декабрь 2019, 11:21

Демография, гаилә һәм тугрылык турында район имамнары сөйләштеләр

Район мәхәлләсе имамнарының чираттагы семинары узды. Аларны Иске Катай авылының «Әниләр» мәчете ачык йөз белән каршы алды. Биредә җәмгыять өчен бик мөһим тема - «Районда демографик хәлнең торышы һәм хәл кылу чаралары» буенча җентекле сөйләшү булды. Бу тирән һәм киң тармаклы мәсьәләне уңай хәл кылуда авыл муллаларының да өлеше булуы турында тирән ачыклык кертелде.

Район мәхәлләсе имамнарының чираттагы семинары узды. Аларны Иске Катай авылының «Әниләр» мәчете ачык йөз белән каршы алды. Биредә җәмгыять өчен бик мөһим тема - «Районда демографик хәлнең торышы һәм хәл кылу чаралары» буенча җентекле сөйләшү булды. Бу тирән һәм киң тармаклы мәсьәләне уңай хәл кылуда авыл муллаларының да өлеше булуы турында тирән ачыклык кертелде.
Семинар эшен алып баручы районның имам-мөхтәсибе Рузалим хәзрәт мәхәллә имамнарының авылдагы яшьләр белән турыдан-туры бәйләнештә булып, аларның гаилә коруларында мөһим роль уйнауларын аңлатты, яше, вакыты җиткәч, бик соңламыйча никахлашу мөһимлеген кисәтте.
Район хакимиятенең яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Ф.Ф. Гайсин үз чыгышында статистик мәгълүматлар китерде. Шунысы бик аянычлы: картаеп яки чирләп үлүләргә карганда аварияләрдә, үз-үзләренә кул салудан, янгыннарда, югары катлардан ташланып үлү, кеше үтерүче кулыннан һәлак булу, яңа туган балаларны куркыныч астында калдыру һ.б. очраклар аеруча борчу тудыра. Болар – демографик хәлнең торышын кискенләштерүдә аерым үзенчәлекле тискәре йогынты ясаучы күрсәткечләр.
Катай авылы мәхәлләсенең имам-хатыйбы хаҗи Виль хәзрәт өйләнешү, һәркем үзенә тормыш пары табу мәсьәләсенә, мөселман никахына, шулай ук катнаш никах үткәрү үзенчәлекләре турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Адәм балалары никахны бик җиңел нәрсә дип саныйлар. Әгәр дә никах бер җиңел генә, вак-төяк кенә нәрсә булса, Аллаһы Раббыбыз аны безгә Коръән Кәримдә аерым бер мәсьәлә итеп куймаган булыр иде.
“Никах – ул ике затның бер-берсенә тормыш юлында гомер буенча бергә яшәргә вәгъдә бирү, иң бөек максат куйган көннәре” (Нәхел сүрәсе, 72нче аять).
Никахның төп таләбе - “гакыл”. Бу сүз ике затның бер-берсенә бәйләнешүен, тормыш юлларының бергә бәйләнүен аңлата. Шул көннән башлап шатлык һәм кайгы уртаклаша. Балалар туу, аларны тәрбияләү һәм башка мәшәкатьләр икесенә бүленә. Ир һәм хатын бу адымның мөһимлеген аңласалар, вәгъдәләрен үтәсәләр, гаилә нык һәм бәхетле булачак. Чөнки аларның һәркайсы әти-әнисе фатыйхасында, шаһитлар каршында, Ходай кушуы буенча гаилә тормышы юлына баскан. Бу вакытта мөселман, бөек Аллаһының сөннәтенә ярашлы, ирекле теләге белән балалар тудыруга һәм тәрбияләргә, киләчәктә үз дине һәм нәселенең чисталыгын сакларга вәгъдә бирә.
Коръәннең 23 сүрәсендә әйтелгәнчә, никахта тугрылыкны үтәгән ир белән хатын ахирәттә иң изге кешеләр арасында җәннәттә булачак – ислам дине тугрылыкны һәм сүз тота белүне шулай югары бәяли. Ир һәм хатын арасындагы тугрылыкны бозучылар динсезлек юлына баса.
Вил хәзрәт билгеләп үткәнчә, безнең төбәктә еш булган катнаш никахларга да зур әзерлек белән килергә кирәк. Аллаһы Тәгалә безгә куллар, аяклар, күзләр, гармониядә эшләүче органнар һәм акыл ягыннан иң камил зат - адәм баласына иң зур бүләк – мәхәббәт тойгысы бирде. Нәкъ менә бу тойгы пар эзләүдә ориентир булып хезмәт итә.
Семинарда күп сораулар яңгырады, аларга җаваплар алып, катнашучылар канәгать булуларын белдерделәр. Минем кул астында мәдрәсәдә укучы шәкертләр дә сөендерде. Алар догалар укыдылар, Пәйгамбәребезнең хәдисләреннән композиция әзерләделәр.
Чараны тәмамлап, Яңа Катай авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Г.Ф.Галиев имамнарга күпкырлы эшчәнлекләрендә уңышлар һәм ныклы сәламәтлек теләде. Семинар өйлә намазы үткәреп, мәдрәсә бүлмәсендә табын артында сый-хөрмәт белән тәмамланды.
Чарада катнашучылар мәхәллә җитәкчелегенә, Яңа Катай авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Г.Ф.Галиевка файдалы чараны оештыруда зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.
Читайте нас: