+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
19 декабрь 2019, 13:58

Республика өченче баласы туган гаиләләргә пособие түләүгә федераль акча алачак

2020 елда Башкортстан өченче һәм аннан соңгы баласы туган гаиләләргә пособие түләүгә бәйле чыгымнарны берлектә финанслау өчен федераль бюджеттан акча алачак.

2020 елда Башкортстан өченче һәм аннан соңгы баласы туган гаиләләргә пособие түләүгә бәйле чыгымнарны берлектә финанслау өчен федераль бюджеттан акча алачак. Тиешле документ Русия Хөкүмәте сайтында басылган.
Федераль ачса бүленәчәк төбәкләр исемлегендә 75 субъект бар. Аларда туумның гомуми коэффициенты күрсәткече 2дән артмый, халыкның тәбигый һәм миграция кимүе күзәтелә.
Владимир Путинның «Русия Федерациясенең демография сәясәтен тормышка ашыру буенча чаралар турында» «май» указында гаиләләргә ай саен акчалата түләү каралган.
2020 елда түләүләрне берлектә финанслау өчен акчаның гомуми күләме 55,3 миллиард сум тәшкил итәчәк, шул исәптән 45,8 миллиард сумы — федераль бюджеттан, 9,5 миллиард сумы – Федерация субъектлары казнасыннан.
Фото: pixabay.com
http://www.bashinform.ru/news/1391070-bashkiriya-poluchit-federalnye-sredstva-na-posobiya-semyam-pri-rozhdenii-tretego-rebenka/
Читайте нас: