0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 декабрь 2019, 14:07

Гражданнарның сораулары һәм теләкләре исәпкә алыначак

Хакимиятнең чираттагы көне Токберды авылында узды. Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев, аның урынбасарлары һәм структур бүлекчәләр җитәкчеләре клубта авыл халкы белән очраштылар.

Хакимиятнең чираттагы көне Токберды авылында узды. Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев, аның урынбасарлары һәм структур бүлекчәләр җитәкчеләре клубта авыл халкы белән очраштылар.
Бакалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы В.Р.Семенов җыелучыларны авыл биләмәсе хакимияте составы белән таныштырды, башкарылган эшләр турында сөйләде. Авылда 202 йорт хуҗалыгы бар. Быел 7 сабый дөньяга килгән, 4 кеше вафат булган. Төп гомуми белем бирү мәктәбе бар, анда 34 укучы белем ала. ФАП, авыл клубы, «Бакалы» кибете эшли. Халык хезмәт куя, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара. Авылда 10 йөк автомобиле, 14 трактор бар. Токберды авылында актив, хезмәт сөючән кешеләр яши. Алар төрле программаларда катнашалар, авылны төзекләндерәләр.
Җәмәгать тормышында актив катнашкан авылда яшәүчеләрне, алар В.М.Мавлеев, Р.М. Әхмәтшин, Л.А.Абдукаева, В.М.Николаев, О.К.Идел-баева, З.Б.Акбатырова, Е.М.Абдукаева, В.М.Әхмәтов, В.З.Гайнанов, Г.Д.Ахтарева, Л.А.Яхина, биләмә хакимияте грамоталары белән бүләкләделәр, район Мәдәният сарае хезмәткәрләреннән музыкаль котлау яңгырады.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлеге начальнигы Н.А.Насыйров Токберды авылында һәм район буенча җинаятьчелек һәм административ хокук бозулар торышы белән таныштырды. Наил Альфридович барлык катнашучыларны алдар караклар хәйләсенә эләкмәскә чакырды. Җыелыш башында барлык катнашучыларга «Сак булыгыз: алдар караклар!» белешмәлекләре тапшырылды. Теләге булганнар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар, аларга шунда ук конкрет җаваплар алдылар.
Аннан соң халык белән район җитәкчелеге арасында сорау-җавап форматында әңгәмә булды. Токбердылыларны юлларның, коеларның, янгын сүндерү сулыгының торышы, магазинга китерелүче икмәкнең, мобиль элемтәнең сыйфаты һәм башкалар турында сораулар күп булды. Аларның күбесенә шунда ук тулы җаваплар алдылар.
Йомгак ясап, район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев районның елны имин тәмамлавы, республиканың районга саллы ярдәме, төрле программалар эшләве, алар ярдәмендә авыл халкы тормышы яхшыра һәм матурлана баруы турында сөйләде. Александр Георгиевич токбердылыларга актив булулары өчен рәхмәт әйтте. Район хакимияте үз эшен халыкның теләкләрен исәпкә алып төзүен билгеләп үтте.
Читайте нас: