+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 декабрь 2019, 22:20

Матур, тиз, оригиналь! «Анастасия» салонында сезне көтәләр

Һәр хатын-кыз матур булырга теләгән Яңа ел корпоративлары, кичәләре һәм Яңа ел бәйрәменә кадәр санаулы көннәр калып бара. Димәк, алдан ук кием сайларга, прическа, макияж, маникюр турында да уйланырга кирәк... Һәм уйланылган образны тормышка ашыру өчен остага язылап өлгерү мөһим. Кайсы парикмахерскаяга мөрәҗәгать итәргә белмисез икән, Октябрьская урамы, 19/3 адресы буенча урнашкан «Анастасия» салонына килегез.

Һәр хатын-кыз матур булырга теләгән Яңа ел корпоративлары, кичәләре һәм Яңа ел бәйрәменә кадәр санаулы көннәр калып бара. Димәк, алдан ук кием сайларга, прическа, макияж, маникюр турында да уйланырга кирәк... Һәм уйланылган образны тормышка ашыру өчен остага язылап өлгерү мөһим. Кайсы парикмахерскаяга мөрәҗәгать итәргә белмисез икән, Октябрьская урамы, 19/3 адресы буенча урнашкан «Анастасия» салонына килегез.
Чөнки нәкъ менә биредә хатын-кызлар һәм ир-атлар чәчен модельле һәм креатив итеп кистерә, төрле катлаулыкта буята, каш һәм керфекләрне бизи, коррекцияли һәм буйый, кичке һәм туй прическалары ясата, чәч үрү, тырнак сервисы хезмәтләренә заказ бирә аласыз. Бәйрәм макияжы телисезме? Рәхим итегез! Гомумән, салонга кереп, сез теләсә нинди кичәгә барырга һәм хезмәттәшләрегезнең сокланган карашларын тоярга әзер булачаксыз.
Салонда клиентка максималь игътибар һәм дустанә мөнәсәбәт. Биредә килүчеләргә уңайлы булсын өчен тырышалар, эшләрендә иң мөһиме клиент икәнен беләләр. Уңайлылык, искиткеч чисталык һәм хуҗабикә Оксана Васильевна Чернованың һәм аның ике хезмәттәше чәчтарашларның ачык күңеллелеге салонның үзенчәлекле имиджын тудыралар.
Салон хуҗабикәсе - чәчтараш сәнгате һөнәрмәнде, ул һәрвакыт яңа тенденцияләр белән бергә атлый. Үзе һәрвакыт матур, прическа, макияж һәм маникюрлы, ул тирә-яктагы хатын-кызларны да матур, стильле итәргә тели. Оксана фикеренчә, матур прическа - хатын-кызның үз-үзенә ышанычының нигезе, игътибар яулау алымы, сөйкемлелек атрибуты. Ул чәчләрне кисеп, буяп һәм прическа ясап кына калмый, ә чәчләрне ничек карарга, ныгытырга, тергезергә һәм аларны маскалар белән «тукландырырга» киңәш итә, чөнки, барыннан да элек, модада сәламәт чәчләр. Шулай ук сезнең бит формасын, яшегезне, буегызны һәм башкаларны исәпкә алып, нинди прическа килешкәнен әйтәчәк.
Оксана - бик иҗади кеше. Ул чәч кисүдән һәм прическалардан тыш туй образлары булдырырга ярата. Оста билгеләп үткәнчә, идеаль макияж һәм прическа - туй көнендә кәләшнең йөз процент кәефенең нигезе. Тантананың гомуми атмосферасы кызның үзен ни дәрәҗәдә сөйкемле хис итүенә бәйле.
Кәләшнең макияжына да ул зур игътибар бирә, чөнки кәләш образын булдыруда бу финал аккорд, шуңа күрә биредә бары тик үзенә нәрсә ошаганнан чыгып кына эш итәргә кирәкми. Ул һәрвакыт алдан консультация үткәрә, тире торышын бәяли, йөз тибын билгели һәм шуннан соң гына кирәкле косметика чараларын сайлый, алар ярдәмендә идеаль һәм максималь табигый макияж ясарга мөмкин булачак. Әлеге нечкәлекләр нәтиҗәсендә ул булдырган образлар һәрвакыт кызыклы, креатив, һәм ел саен нәкъ менә шушы һөнәрмәндгә килергә теләүчеләр саны арта бара.
Бүгенге көндә Оксана Васильевна - стажлы эшкуар, ә бит эшен ул читтән бер ярдәмсез, 2012 елда «Ит кибете» бинасында кечкенә генә бүлмәне арендага алудан башлады. Ике елдан соң булачак тормыш иптәше Александр Иванович белән очраша, кияүгә чыга, яраткан кешенең хуплавы яшь хатын бизнесының алга таба үсешенә этәргеч була. Якын кешесенең ышанычлы җилкәсен тою кыенлыкларны җиңеп чыгарга булыша, эшләве җиңеләйгәндәй була. Тиздән, уллары Родион тугач, ире хатынына хәзер салон урнашкан бинаны бүләк иткән. Оксананың хәзерге вакытта 11нче сыйныфта укучы кызы хөрмәтенә ул «Анастасия» дип атала. Шулай итеп, гаилә бизнесы барлыкка килә, эш кенә түгел, гаилә дә зурая - ике ел элек кызлары Элечка туа.
Ачылганнан соң узган 7 ел эчендә парикмахерская күп кенә критерийлар буенча бакалылар арасында популярлык казанды. Бу яхшы хезмәтләндерү дә, күрсәтелә торган хезмәтләрнең киң спектры һәм сыйфатын даими күтәрү дә. Монда хуҗабикә О.В.Чернова гына түгел, парикмахерлар Алина Лебедева, Люция Ширяева, шулай ук тырнаклар сервисы остасы Алена Алчинованың да өлеше зур. Алар үзенчәлекле рәссамнар. Аларга да фантазия, матурлык хисе, төгәллек, пөхтәлек кебек сыйфатлар хас.
Осталар үз хыялына таба барырга әзер булган һәркемне салонда күрергә һәрвакыт шат, клиентның теләсә кайсы капризын үтәргә әзер. Бу гына да түгел. Менә инде берничә ел дәвамында О.В. Чернова хәйриячелек белән шөгыльләнә, социаль приютта тәрбияләнүчеләргә аерым игътибар бирә. Малайлар һәм кызлар – салонның даими клиентлары, парикмахерскаяда аларны исемнәре белән беләләр, һәр балага индивидуаль якын киләләр. Приют җитәкчелеге эшкуарга аерым игътибар һәм сизгер мөнәсәбәт өчен олы рәхмәтен белдерә.
Башка парикмахерскаялардагы кебек үк, монда да ташламалар бар. Нигездә, алар өлкәннәргә кагыла. Әгәр гадәти кисү 300 сум торса, пенсионерлар өчен бәя - 200 сум.
Салонның эш вакыты - 10 нан 18 сәгатькә кадәр ял көннәрсез һәм тәнәфесләрсез, алдан язылу хезмәте бар. 8-937-354-88-21, 8-927-967-05-66 телефоннары буенча үзегез теләгән хезмәткә язылырга мөмкин. Бу бигрәк тә хәзер, Яңа ел алды көннәрендә актуаль. «Анастасия» осталары исегезгә төшерә: туганнарыгызга һәм якыннарыгызга бүләкләр сатып алып, өегезне тәртипкә китереп, бизәп, магазиннарда йөреп, бәйрәм алды ыгы-зыгысында мөһиме - үзегез, яраткан кешеләрегез турында да онытмагыз, косметолог, парикмахер хезмәтләрен ахырга калдырмагыз. Салонга килегез, үкенмәссез!
Читайте нас: