+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 декабрь 2019, 22:10

Югары киеренкелек - ел әйләнәсенә

Бүген, 22 декабрьдә, энергетиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр. Бу һөнәр алыштыргысыз һәм кирәкле. Электрдан башка электр-көнкүреш җиһазлары эшләүдән туктаячак, яктылык булмаячак, компьютер сүнәчәк. Кагыйдә буларак, без бу уңайлыклар булсын өчен дистәләгән кешенең киеренке хезмәт куюы турында уйланмыйбыз да.

Бүген, 22 декабрьдә, энергетиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр. Бу һөнәр алыштыргысыз һәм кирәкле. Электрдан башка электр-көнкүреш җиһазлары эшләүдән туктаячак, яктылык булмаячак, компьютер сүнәчәк. Кагыйдә буларак, без бу уңайлыклар булсын өчен дистәләгән кешенең киеренке хезмәт куюы турында уйланмыйбыз да.
Бакалы район электр челтәрләре елъязмасы 1967 елдан башлана. Шушы еллар эчендә олы һәм нәтиҗәле юл үтелгән. Электр челтәрләре тупланган тәҗрибә дәрәҗәсе, квалификацияле кадрлар һәм техник җиһазланыш буенча республиканың энергетика тармагында тиешле урын алып тора. Бу юнәлештә эш туктаусыз дәвам итә.
Күп еллар эшләү дәверендә предприятиедә берничә тапкыр реконструкция үткәрелгән, хуҗалык итү формасы үзгәргән, әмма төп бурыч - кулланучыларны электр энергиясе белән ышанычлы һәм сыйфатлы, өзлексез тәэмин итү алыштыргысыз калган. Бакалы РЭЧы элеккечә электр энергиясе белән тәэмин итеп кенә калмый, бәлки электр җиһазларына техник хезмәт күрсәтә һәм яңа җайланмаларга тоташтыра, телеидарә, телемеханикалаштыру, автоматлаштыру буенча да бурычлар үтәргә, энергия системасын үстерүгә яңа технологияләр кертергә дә сәләтле. Бер сүз белән әйткәндә, оешма заман белән бергә атлый.
Предприятиене респуб-ликаның атказанган энергетигы, Русия Федерациясе Сәнәгать министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән Н.Л.Кузнецов җитәкли. Энергетика тармагында аның стажы 40 елдан артып китә, предприятие җитәкчесе булып 15 ел эшли. Николай Леонидович, коллектив «Башкирэнерго»ның Октябрьский электр челтәрләре оешмалары арасында иң яхшылар сафына керүен, хезмәтне саклау, хәвефсез сәнәгать һәм экология, хәвефсез эш шартлары булдыру өлкәсендә лидерлык позицияләрен саклавын билгели. Бу төп моментлар Бакалы энергетиклары эшендә киләчәктә дә өстенлекле булачак.
Инженер-техник хезмә-ткәрләр өчен һәр эш көне начальник кабинетында башлана, анда мөрәҗәгатьләр буенча оператив, планнан тыш эш буенча бурычлар куела, махсус техника объектлар буенча бүленә, еллык пландагы мөһим эш юнәлешләре буенча фикер алышына. Аннан соң куелган бурычлар бөтен коллективка җиткерелә.
Чираттагы елны тәмамлауга килгәндә, предприятие тарафыннан башкарылган эшләр күләме 21 млн сумнан артык тәшкил итә. Монда иң зур өлешне (7,5 млн) абонентларны электр челтәренә технологик тоташтыру алып тора: халыктан гаризалар буенча - 154 һәм капиталь төзелеш объектларын - 32. Биредә шулай ук һава электр тапшыру линияләрен, трансформатор подстанцияләрен төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау, электр энергиясенә контроль һәм исәпкә алуның автомат системасын урнаштыру һәм башкалар бар.
«Чананы - җәен, ә арбаны кышын әзерлә» дигән мәкальне истә тотып, энергетиклар көзге-кышкы чорга - энергосистемаларны эксплуатацияләүнең иң катлаулы һәм җаваплы чорына әзерлек кысаларында эшләрнең зур күләмен башкарырга тырышалар. Ә хезмәт күрсәткәндә РЭЧ эшчеләренә нинди араларны үтәргә туры килүен күз алдына китерү өчен аңлатып узыйк: районның электр белән тәэмин итү системасы үз эченә 1329 км электр һава линияләрен ала. Трансформатор подстанцияләрен хезмәтләндерү һәм аларны эш торышында тоту күп игътибар таләп итә. Бакалы РЭЧы карамагында алар 529, шулай ук зур куәтле 10 подстанция.
Предприятиенең зур һәм кече уңышлары 60 кешедән торган бердәм коллективның тырыш хезмәте ул. Начальник Н.Л.Кузнецов раслаганча, аларның һәрберсе үзенең хезмәт сөючәнлеге һәм эшкә намуслы каравы белән абруй казанган. Оператив-күчмә бригада белән берлектә диспетчерлык хезмәте, бүлү челтәренең дүрт бригадасы, подстанция төркеме бригадасы, исәп төркеме, механикалаштыру хезмәте, кулланучыларны тоташтыру бүлеге эшли. Алар барлык энергия куллану объектларының көйле эшен тәэмин итәләр.
Әмма энергетиклар эш көннәре белән генә яшәми. Алар ялларын актив үткәрәләр, спорт ярышларында, мәдәни чараларда, һөнәри осталык бәйгеләрендә актив катнашалар, уңышлы чыгышлары белән районны данлыйлар. Агымдагы елның җәендә профсоюз линиясе буенча Бакалыда зур фестиваль үткән - сигез районнан энергетиклар һәм аларның гаилә әгъзалары җыелган. Сабантуй үткәрелгән урында тирмәләр урнаштырып, спорт ярышлары, конкурслар, концерт, сый-хөрмәт оештырганнар. Энергетикларның киңкүләм форумы «Без СССРдан» темасы һөнәрнең теләсә кайсы вакытта кирәклеген тагын бер кат исбатлады.
Моннан тыш, пред-приятиедә хезмәтне саклау, эшчеләрне социаль яклау, шул исәптән, бу - балаларның ведомство сәламәтләндерү лагеренда ял итүе, санаторийларга путевкалар бирү һәм хәтта чит илгә бару бик яхшы оештырылган. Моны аңлап, РЭЧ хезмәткәрләре үз коллективларын бәялиләр, бер-берсен хөрмәт итеп эшлиләр, яшьләр белән тәҗрибә уртаклашалар. Алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен лаеклы каршы алалар, ә төп бүләк - йортларына энергетиклар ут, җылылык һәм шатлык алып килгән меңләгән кулланучылар армиясенең хөрмәте.
Читайте нас: