+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 декабрь 2019, 16:25

Хокукың бар

Страховкаланган гражданнар мәҗбүри медицина страховкасы буенча түләүсез медицина ярдәме күрсәтү кысаларында аларга тиешлесен әле булса начар белә. Күпләр, әйтик, табиб билгеләгән медикаментларны яки медизделиеләрне пациентка дәваханәдә сатып алырга тәкъдим итсәләр, бу закон бозу икәнен белмиләр.

Мәҗбүри медицина страховкасы полисы буенча стационарда дәваланган 10 пациентның якынча 7сенең өстәмә чыгымнары булмаган. Федераль мәҗбүри медицина страховкасы фонды һәм Бөтенрусия страховкалаучылар берлеге инициативасы буенча үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре шундый.
Дәваханәгә бушлай дәваланырга килгән пациентны төрле сәбәпләр белән кассага җибәрү очраклары аз түгел. Дәваланучылар табибка «рәхмәт» белдергән «күләгәдәге» түләүләрне аныклау кыен. Тик акчаны түләргә медицина оешмасы үзе мәҗбүр иткәндә түләү документаль рәвештә рәсмиләштерелә һәм касса аша уза – мондый очракларны теркәргә һәм хәтта законсыз тотылган акчаны кире кайтарырга мөмкин. Медикларның түләүле хезмәтләр белән артык «мавыгуын» тикшереп тору бурычы страховка медицина оешмаларына йөкләнә. Сораштыру күрсәткәнчә, страховкаланган гражданнарның өчтән бер өлеше акчаны дөрес алуларын ачыклау һәм бушлай тикшерергә, дәваларга тиеш булган очракта ярдәм алу һәм чыгымнарны кайтаруга ирешү өчен үз страховкалаучысына мөрәҗәгать итәргә әзер.
Страховкаланган гражданнар мәҗбүри медицина страховкасы буенча түләүсез медицина ярдәме күрсәтү кысаларында аларга тиешлесен әле булса начар белә. Күпләр, әйтик, табиб билгеләгән медикаментларны яки медизделиеләрне пациентка дәваханәдә сатып алырга тәкъдим итсәләр, бу закон бозу икәнен белмиләр. Пациентлар мондый очракларда шуны белергә тиеш: страховка медицина оешмаларында махсус өйрәтелгән кешеләр – страховка вәкилләре эшли, аларга теләсә нинди сорау буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Страховка вәкиле, гадәттә, регистратор өстәле янында урнаша. Аның эш графигын страховка медицина оешмасы сайтында яки www.tfoms-rb.ru сайтында белергә була.
Дәүләт гарантияләре программасында катнашучы медицина оешмасында медицина ярдәме өчен түләргә тәкъдим итсәләр, страховкалаучы оешмагызга яки БРның территориаль мәҗбүри медицина страховкалавы фондына, Фондның Туймазы филиалына мөрәҗәгать итегез һәм түләүнең дөреслеге турында консультация алыгыз. Әгәр страховка вәкиле теге яки бу ситуациядә ничек эшләргә кирәклеген әйтмәсә, күзәтелмәгән хокукларны якламаса, түбәндәге телефоннарга шалтыратыгыз:
Уфа шәһәре - страховка мәсьәләләре буенча (347) 272-58-64, медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча (347) 273-39-00;
Туймазы шәһәре - (34782) 2-29-37, (34782) 2-29-40.
Бакалы районында ике страховкалау медицина компаниясе эшли:
«Капитал Медицина Страховкасы» җаваплылы чикләнгән җәмгыять филиалы (Бакалы авылы, Советская урамы, 9А, электрон адрес: [email protected], тел. 3-20-94, кайнар линия - 8-800-775-85-90);
«СМК РЕСО-Мед» җаваплылы чикләнгән җәмгыятьнең Уфа филиалы (Бакалы авылы, Күпер урамы, 4, электрон адрес: [email protected], тел. 3-15-21, кайнар линия номеры - 8-800-200-92-04).
Читайте нас: