+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 декабрь 2019, 16:30

Яңа елга - бурычсыз

2018 ел өчен милек салымнарын түләү вакыты 2 декабрьдә тәмамланды.

2018 ел өчен милек салымнарын түләү вакыты 2 декабрьдә тәмамланды.
Милек салымнарын вакытында түләмәгән гражданнарны өстәмә финанс чыгымнар (салым түләү вакыты чыккан һәр календарь көн өчен пенялар, дәүләт пошлинасы, башкару җыемы, милекне алып чыгуга, бәяләүгә, сатуга чыгымнар); үтәтү эше кысаларында мәҗбүри түләтү (банк исәпләреннән, хезмәт хакыннан, пенсиядән түләтү, милекне кулга алу һәм сату, Русия Федерациясеннән читкә чыгуны чикләү исәбенә башкарыла) көтә.
«Минем документларым» күпфункцияле үзәкнең үзегез теләгән бүлекчәсендә, салым түләүченең шәхси кабинеты аша, дәүләт хезмәтләре порталында, салым инспекциясендә үз бурычыңны белергә һәм квитанцияне алырга мөмкин.
Проблемалы хәлләр килеп чыкмасын, суд приставлары һәм салымчыларның көтелмәгән визитлары булмасын өчен, үз бурычыгызны үтәвегезне һәм салымнарыгызны түләвегезне сорыйбыз. Салым түләү хокук түгел, ә һәр гражданинның бурычы!
Читайте нас: