+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 декабрь 2019, 14:22

Юл билгеләре ни өчен алынды?

Мин - Бакалының Ленин урамы йөзен матурлап торучы «Ислам нуры» мәчетенә даими йөрүчеләрнең берсе.

Мин - Бакалының Ленин урамы йөзен матурлап торучы «Ислам нуры» мәчетенә даими йөрүчеләрнең берсе.
Бу бик җанлы урам, монда җәяүлеләр һәм автомашиналар хәрәкәте зур. Изге йортка инвалидлар, начар күрүче пенсионерлар йөри. Күпсанлы өлкәннәрдән тыш, мәчет каршындагы Якшәмбе мәктәбендә балалар да шөгыльләнә. Шуңа күрә җаваплы хезмәтләр тарафыннан аларның хәвефсезлегенә һәрвакыт зур игътибар бирелде. Юлның ике ягында да мәчеттән тротуарга кадәр юлны хәвефсез үтүне тәэмин итүче билгеләр куелган иде.
Тик менә өч ай элек билгеләрне алдылар. Моны кем эшләгән, ни сәбәпле - белмибез. Һәрхәлдә, мәгълүмат беркайда да юк.
Мәчеткә йөрүче кешеләр соравы буенча Бакалы авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенә бу мәсьәләне хәл итү һәм юл билгеләрен үз урыннарына кайтаруны сорап мөрәҗәгать итәм. Аллаһы Тәгалә «Сакланганны саклармын», дигән.
Әнвәр Сәйфуллин, Бакалы авылы.
Читайте нас: