+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 декабрь 2019, 16:50

Куянлылардан өйрәнер нәрсәләр бар

Шушы көннәрдә Хакимият көне кысаларында район хакимияте башлыгының Куян авылында яшәүчеләр белән очрашуы үтте. Авылда яшәүчеләр белән зал тулды диярлек. Бу куянлыларның битараф халык булмавы, аларга район җитәкчелеге белән җанлы аралашу кызыклы булуы турында сөйли, анда турыдан-туры үз теләкләреңне, тәкъдимнәреңне әйтеп, җавап ишетергә, белгеч-ләрдән кирәкле мәгълүмат алырга мөмкин.

Чара традиция буенча авыл Советы башлыгы чыгышыннан башланды. В.Р.Семенов, вазыйфага берничә ай элек кенә керешүенә карамастан, ситуацияне яхшы белә, авыл халкының барлык проблемалары турында хәбәрдар. Ул башкарылган эшләр, авылның социаль-икътисади хәле белән таныштырды, демографик ситуациягә тукталды.

Владимир Римович авылда хезмәт сөючән, инициативалы кешеләр яшәвен билгеләп үтте. Мәсәлән, урындагы власть ярдәме һәм биредә яшәүчеләрнең көче белән зират профяпма белән әйләндереп алынган, аның озынлыгы - 668 метр. Җәйге вакытта Раушан Харисов инициативасы буенча оештырылган шимбә өмәләрендә Үзәк урамда балалар мәйданчыгы булдырылган. «Безнең авыл» программасы кысаларында Лесная, Центральная урамнарында суүткәргеч торбалары салып, юлларга 300 мең сумга якынга агымдагы ремонт ясалган.

Ел дәвамында юл билгеләре, өстәмә яктырткычлар куелган, чүп контейнерлары өчен урыннар булдырылган һ.б. Халык белән элемтә җайга салынган булуы турында шул да сөйли: ел дәвамында гражданнарның 6 җыены уздырылган, каты коммуналь калдыклар җыюны, мал көтүне оештыру, контейнерлар урнаштыру, янгын хәвефсезлеге чаралары, спиртлы продукциянең законсыз әйләнешенә каршы көрәш, санлы телевидениегә күчү, «Безнең авыл» программасында катнашу һәм башкалар турында фикер алышканнар. Җыелышларның берсендә авылның яңа старостасы сайланган, ул - Куян мәктәбе укытучысы Рифат Гыйлемҗанов. Яңа сайланган староста актив, битараф булмаган, кешеләрне күмәк өмәләр үткәрүгә оештыручы яшь кеше булып чыкты.

Башкарылган эшләр турында сөйләгәндә, Владимир Римович куянлыларга бик җылы сүзләр әйтте, аларның активлыгын, тырышлыгын, инициативалылыгын билгеләп үтте. Мәсәлән, күптән түгел халык авыл буасын төзекләндереп, шугалак ясаган. Хәзер анда өлкәннәр дә, балалар да рәхәтләнеп шуа. В.Р.Семенов авыл халкына хезмәттәшлек һәм авыл тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм бер төркем активистларга авыл биләмәсе хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Алар - Гөлнара Ханнанова, Рәйханә Лузанова, Раушан Харисов, Рәзиф Насыйров, Рәфәт Җәмилев, Роберт Сабиров, Айдар Сабиров, Артур Басыйров, Рамил Габитов, Рифат Гыйлемҗанов, Насыйх Насыйпов.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлеге начальнигы Н.А.Насыйров билгеләп үткәнчә, райондагы криминоген хәлне тиешле контрольдә тота алганнар, шуңа бәйле рәвештә бүлек күпчелек юнәлешләр буенча уңай динамикага ия. Ул законсыз алкоголь продукциясен сату, караклык очракларын ачыклауны өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип атады.

Авыл халкы һәм хакимият вәкилләре арасында алга таба үткәрелгән диалог бу территориядә кискен һәм хәл ителмәгән проблемалар булмавын күрсәтте. Сораулар да планлы рәвештә хәл ителә, моның өчен авыл халкы район хакимиятенә, шәхсән А.Г.Андреевка рәхмәт белдерде. Шулай да берничә мөрәҗәгать яңгырады. Шуларның берсе аерым бинасы булмаган ФАПка кагыла иде. Медпункт вакытлыча мәдәният йорты бинасында урнашкан. Әлеге сорауга җавап шунда ук бирелде - 2020 елда Куян авылында модульле ФАП төзеләчәк, аның урыны сайланган, документлар әзерләнә. Бу яңалыкны авыл халкы бик шатланып кабул итте.

Куянлылар күтәргән тагын бер мөһим мәсьәлә - Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәйкәл куеп өлгерү өчен, халык программаларда катнашырга, кирәкле акчаны җыярга риза.

Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев авыл халкын хуплады, мәсьәләне хәл итүдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. «Үзе тырышкан, кул кушырып утырмаганнарга без һәрвакыт булышлык итәргә, ярдәм кулы сузарга әзер», - дип билгеләп үтте Александр Георгиевич.

Халык шулай ук мобиль элемтә булмау, урамнарның берсенең юлын ремонтлау һәм башка проблемаларны күтәрде. Барлык сорауларга җаваплар бирелде.
Очрашуга А.Г.Андреев йомгак ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Куян авылы халкы хезмәт сөючән, максатчан, алардан өйрәнерлек нәрсәләр бар, әмма ирешелгәннәрдә тукталып калырга ярамый, тормышны яхшырту өстендә эшләргә кирәк. Моның өчен авылда барлык шартлар бар, газлаштыру мәсьәләләре күптән хәл ителгән, су, электр белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк, яхшы юллар шатландыра.
Читайте нас: