«Нива» җәмгыяте һәм «Дружба» кооперативы базасында район хакимияте башлыгы А.Г.Андреевның хуҗалык һәм АСК җитәкчеләре белән оператив киңәшмәсе булып узды.
Район хакимияте башлыгы урынбасары – авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Р.Җ.Солтанов киңәшмәнең көн тәртибе белән таныштырды: бу маллар кышлатуның барышы, авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү.
Киңәшмәдә катнашучылар «Нива» җәмгыятенең терлекчелек фермасында һәм МТМсында булдылар. Директор В.П.Мартынов хуҗалыкта терлекләрне кышлату торышы турында сөйләде. Биредә 805 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. 266 баш бозау алынган, бу узган ел күрсәткечләренә караганда 40 башка күбрәк. Хуҗалык терлек симертү белән актив шөгыльләнә. Сыерларны ташлатудан башлап, аларны асрау, дөрес тукландыру, ә аннары бозауларны беренче көннәреннән үк дөрес карап тотуга терлекләрнең тулаем продуктлылыгы бәйле. Балансланган туклану, яхшы карау үз нәтиҗәләрен бирә - «Нива»да терлекләрнең уртача тәүлеклек артымы 868 грамм тәшкил итә.
- Кадрлар белән проблемалар юк, - дип билгеләп үтә җитәкче, - киресенчә, ничек кенә булмасын, үз эш урыннарын саклап калырга тырышалар. Фермада 14 кеше эшли, шул исәптән өч каравылчы һәм ферма мөдире.
Аннары киңәшмәдә катнашучылар машина-трактор паркында булдылар. Техника җитәрлек, ел саен берничә яңасын сатып алалар. Дүрт К-700, дүрт комбайн, җиде трактор, дүрт КамАЗ, чәчкечләр, культиваторлар, тирән туфрак йомшарткыч, 4 орлык төягеч һ.б. бар. Яңа заманча техника туфракны, чәчүлекләрне сыйфатлы эшкәртү һәм яхшы уңыш алу мөмкинлеген бирә. Баш инженер Павел Мартынов җитәкчелегендә механизаторлар һәм шоферлар техниканы үзләре ремонтлыйлар, язгы кыр эшләренә әзерлиләр. Ремонт тәмамлану стадиясендә.
Хуҗалыкта ярма җитештерү цехы бар, монда борчак, тары, арпа һәм бодай ярмасы әзерлиләр. Элита сортлы культуралар өстәмә керем алу мөмкинлеге бирә. Цех калдыкларын тарттыралар һәм фуражга кушалар.
Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев билгелеп үткәнчә, хуҗалыкның уңышы – күңелен биреп, нәтиҗәле эшләүче оста җитәкче Виктор Павлович Мартыновның планлы, максатчан эше нәтиҗәсе.
Киләсе тукталу урыны «Дружба» кооперативының машина-трактор паркы булды. Авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе - районның тәҗрибәле хуҗалык җитәкчеләренең берсе булган Р.М.Шакиров техниканы язга әзерләү эшләренең барышы турында сөйләде. Белемле механизаторлар техниканы ел саен вакытында төзәтәләр, бу кыр эшләрен оптималь срокларда башкарып чыгу мөмкинлеге бирә. Кооператив, җирләрне сыйфатлырак эшкәртү өчен, дүрт культиватор сатып алган. Рәсим Мәгарифович җирне ашларга кирәк, шул чакта гына ул яхшы уңыш бирәчәк, дип исәпли. Хуҗалыкта булган техниканы нәтиҗәле куллануга, органик ашламалар кертүгә һәм пар басуларына зур игътибар бирелә. «Дружба»да кырчылык буенча рентабельлелек 35 процент тәшкил итә, ди җитәкче.
Аннары чарада катнашучылар товарлыклы-сөтчелек фермасында булдылар. Хуҗалыкта 609 баш мөгезле эре терлек бар. Азык җитәрлек күләмдә хәзерләнгән. Терлекләрне вакцинацияләү һәм дәвалауга зур игътибар бирелә, бу исә, хуҗалык җитәкчесе раслаганча, терлекләр санын саклап калу мөмкинлеген бирә. Сөтчелек фермасында сыерлар күмәк бозаулаган, ел башыннан 232 баш бозау алынган, бу 2018 ел белән чагыштырганда 26га күбрәк. Көнлек савым күләме 2 тонна тәшкил итә, терлекләрнең тәүлеклек уртача артымы 650 граммга җиткән. Терлек исәбен алу аерым контрольдә: сыер савучылар һәм терлекчеләр үз төркемнәрен каравылчыларга кул куеп тапшыра һәм ала. Ферманың кадрлар белән тәэмин ителеше дә мөһим.
Исәп һәм контроль, хуҗалык алып баруга, җиргә җаваплы караш, кешеләргә игътибарлылык – болар барысы да кооператив уңышы нигезләре. Ел ахырына кадәр барлык кредитларны түләп бетерергә планлаштыралар.
Йомгак ясап, А.Г.Андреев башка хуҗалык җитәкчеләренә үзләре өчен нәтиҗәләр ясарга, «Нива» һәм «Дружба» хуҗалыкларының уңай тәҗрибәсен үзләштерергә, хуҗалыкларның җитештерү нәтиҗәлелеген арттыру өчен күп көч куярга тәкъдим итте.