+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 декабрь 2019, 16:49

Район Советы тарафыннан бюджет расланды һәм алдагы елларга бурычлар билгеләнде

20 декабрьдә муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды.


Анда актив катнашлыгында депутатлар 2020 елга һәм 2024 елга кадәр чорга районның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләрен фаразлау; 2020 елга һәм 2021, 2022 елларның планлы чорына муниципаль район бюджеты; 2019 елга район бюджетына үзгәрешләр кертү; кайбер оешма һәм объектлар янындагы алкогольле продукция белән ваклап сәүдә итү тыелган территорияләрнең чикләрен билгеләү; муниципаль милек һәм җир участоклары белән эш итү, идарә итүнең кайбер мәсьәләләре; район территориясендә 2020 елда Торак пунктларның эстетикасы елын үткәрү буенча төп чаралар планы; муниципаль районның урындагы үзидарә органнары һәм авыл биләмәләре арасында 2020 елга вәкаләтләрнең бер өлешен гамәлгә ашыруны тапшыру буенча килешүләрне раслау; 2020 елга муниципаль район Советы эшчәнлеге планы турында мәсьәләләрне карадылар.

Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары - финанс идарәсе начальнигы Ю.С.Зыязетдинов, БРның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре минис-трлыгының милеккә идарә итү комитеты рәисе В.К.Зырянова; муниципаль район Советы секретаре З.С.Зыязетдинов; муниципаль район Советы рәисе М.А.Киршина докладлар һәм мәгълүматлар белән чыгыш ясадылар.

Совет депутатлары алдагы елларга социаль-икътисади үсешнең фаразланган төп күрсәткечләрен, муниципаль район бюджетын хупладылар һәм расладылар, 2019 елга район бюджетына кайбер үзгәрешләр керттеләр, шулай ук көн тәртибендәге башка мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.

Совет утырышында муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты И.М. Усманов катнашты һәм чыгыш ясады.

Утырышны Совет рәисе М.А.Киршина алып барды.
Читайте нас: