+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 декабрь 2019, 18:30

Социаль бурычларны хәл итәләр

Халык өчен дәүләт хезмәтләре күрсәтү күләме буенча лидерларның берсе буларак, Пенсия фонды заман белән бергә атларга һәм гражданнарга аларны алу юлын максималь рәвештә гадиләштерергә омтыла.

Нәкъ менә Русия Пенсия фондына катлаулы социаль бурычларны тормышка ашыру буенча лаеклы ышаныч күрсәтелә, болар - пенсияләрне билгеләү һәм финанслау, социаль түләүләр, социаль программаларны финанслау, пенсияне кушма финанслау программасын тормышка ашыру, ана (гаилә) капиталы һәм башкалар.
Бүген Пенсия фондының Бакалы районындагы идарәсе 9611 пенсионерга, 5 меңнән күбрәк социаль түләүләр алучыга, районның 30 меңнән артык страховкаланучысына дәүләт хезмәтләре күрсәтә һәм хезмәтләндерә, районның 230дан артык страховкалаучысыннан ай саен хезмәткәрләр турында отчетлар (СЗВ-М) кабул итә.
Русия Пенсия Фонды идарәсе коллективы бердәм, эшчән, тату. Халык белән эшләү бик җаваплы һәм кирәкле, чөнки курантлар сугу белән яңа законнар, яңа үзгәрешләр үз көченә керә. Һәм безнең эш тагын киеренкерәк булачак. Яңа елда пенсия законнарын үтәү буенча яңа җитди бурычлар тора.

Читайте нас: