+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 декабрь 2019, 17:08

Таныклыклар - күп балалыларга

Башкортстанда күп балалы гаиләләргә таныклыклар бирү башланды.

Сәүдә челтәрләренә, күңел ачу үзәкләренә, музейларга, театрларга төрле ташламаларга хокук бирүче мондый документ республикада беренче тапкыр эшләнгән. Аны Яңа Урсай авылында яшәүче Роза Кашапова да алды.

- Мин күп балалы әни, тормыш иптәшем белән биш бала тәрбиялим. Олысы Гүзәл инде студент, аңа 19 яшь. Айзилә мәктәптә укый, ә Айсылу, Альмир һәм Әмир мәктәпкәчә яшьтәге балалар. Күп балалы гаиләләргә шундый таныклыклар бирелгәнен белгәч, күп функцияле үзәк офисына мөрәҗәгать иттем, кирәкле документларны тапшырдым. Берничә көннән соң, миңа таныклык бирделәр. Күптән түгел генә нинди дә булса ташламалар алу өчен үз статусыңны раслаучы белешмә күрсәтергә кирәк иде. Һәр тапкыр документ артыннан социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә, үзең белән бала туу турында таныклыклар йөртергә кирәк иде. Ә хәзер социаль ярдәм алу өчен таныклыкны күрсәтү дә җитә. Бик уңайлы. Авыл җирлегендә, әлбәттә, таныклык кулланырдай музейлар, театрлар, күңел ачу үзәкләре юк, әмма шәһәрдә булганда, ташламалардан һичшиксез,файдаланачакбыз.
Читайте нас: