+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 гыйнвар 2020, 01:50

Раштуа өмет, ышаныч алып килә

Хөрмәтле Бакалы районы халкы, православие христианнары!Сезне чын күңелдән якты һәм шатлыклы бәйрәм – Христос Раштуасы белән котлыйм!

Игелек һәм ышаныч символы булган бу бәйрәм ике мең елдан артык бөтен дөньяда билгеләп үтелә. Раштуаны бәйрәм итеп, без христианнарның бай традицияләрен билгеләп кенә калмыйбыз, үз тарихыбызга, рухи тамырларыбызга, мәңгелек кешелек кыйммәтләренә дә мөрәҗәгать итәбез. Нәкъ менә рухилык халыкның ихтыярын ныгытты, аны җиңүләргә һәм иҗади хезмәткә рухландырды, бөтен илнең чәчәк атуы хакына җәмгыятьнең һәр әгъзасын яхшы тормыш идеясе тирәли берләштерде.
Раштуа миллионлаган кешегә ышаныч, өмет, мәхәббәт нуры бирә, мәрхәмәтле эшләргә этәрә, алардан башка чын ышану булмый. Бу бәйрәм барчабызга мәңгелек әхлакый законнар нигезендә яшәргә кирәклеге турында искә төшерә, мәхәббәтне һәм дөреслекне раслый.
Христос Раштуасы сезгә һәм гаиләләрегез өчен йорт җылысы, мәхәббәт һәм үзара аңлашу бәйрәме булсын. Бу тантаналы көннәрнең якты нуры һәр кешенең гаиләсен, җанын һәм йөрәген һәрчак җылытып торсын! Чын күңелдән сезгә тынычлык, сәламәтлек һәм игелек телим!
Район хакимияте
башлыгы А.Г.Андреев.
Читайте нас: