+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
10 гыйнвар 2020, 14:20

25 гаилә торак шартларын яхшыртачак

Районда төрле дәүләт программаларында катнашып, торак шартларын яхшырткан яшь гаиләләр саны елдан-ел арта бара.

Районда төрле дәүләт программаларында катнашып, торак шартларын яхшырткан яшь гаиләләр саны елдан-ел арта бара.
2019 елда «Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасының «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» подпрограммасы буенча 18 гаилә гомуми суммасы 18 млн сумнан артыкка субсидия алды инде.

Яңа ел алдыннан 6 миллион сумнан артык суммага тагын 7 гаилә сертификат алды. «Гражданнар» категориясе буенча ике катнашучы - А.А.Казыханова - «Шәфкатьлелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең кадрлар буенча белгече, И.Ә.Хөсәенов - район Мәдәният сарае режиссеры субсидия алучы булдылар. «Яшь гаиләләр һәм яшь белгечләр» категориясе буенча – 5 гаилә: Л.Ф.Табатадзе – Иске Костей мәктәбе укытучысы, Д.Д. Галин – Яңа Катай мәктәбе укытучысы, А.С.Апанайкина – Бакалыдагы 1нче мәктәп укытучысы, Г.Э.Минаҗева - Бакалы район үзәк дәваханәсенең медицинага карамаган гомум дәваханә хезмәтенең гражданнар оборонасы буенча белгече, А.Р.Ялилова – Бакалы район үзәк дәваханәсенең шәфкать туташы. Социаль түләүләр алучылар үзләренең торак шартларын шәхси йорт төзү юлы белән яхшыртырга теләк белдерделәр.

2019 елда барлыгы 25 гаилә субсидия алды. Ә программа гамәлдә булган чорда 93 бакалылы гаиләсе йорт төзи һәм торак шартларын яхшырта алды (шул исәптән 3 яшь гаилә бала туганда өстәмә социаль түләүләр алды). Әлеге программа буенча чират исемлегендә тагын 102 гаилә тора.
Читайте нас: